
Эшлекле сәфәр кысаларында беренче очрашу Алматы шәһәренең акиматында Аким Бауырҗан Кыдыргали улы Байбек белән билгеләнгән. Очрашуда шулай ук Алматы шәһәре Акимы урынбасары Арман Оразбаевич Кырыкбаев һәм Алматы шәһәренең Мәдәният һәм архивлар идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Данияр Абзалиденович Алиев катнаша.