Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 27 номерлы гимназиясендә әледән-әлекызыклы чаралар оештырыла. Бу чараларда гимназия укучылары, укытучылар һәм ата-аналар аналар актив катнаша.

Казанда узучы семинарда катнашучы республика районнарыннан җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары әлеге очрашуның кунаклары булды.
Геннадий Михайлович татар сәнгатен баетуга, аны үстерүгә, фольклорын саклап калуга зур өлеш кертүче, борынгы милли уен коралларын барлап, аларны халкыбызга кайтару өстендә тырышып эшләүче фидакарь җанлы шәхес.
Хуҗаларны һәм кунакларны борынгы милли уен кораллары белән таныштыруны 
Бүгенге очрашуда Геннадий Михайлович балаларга, укытучыларга уен кораллары турында гына түгел, гомумән татар халкын милләт буларак саклауның асылында ни ятканы, аның сәнгате, әдәбияты, тарихы турында төрле тарихи чыганакларга таянып тәфсилләп сөйләде.
“Татар әдәбияты – татарның умыртка сөяге, – дип бәяләде ул. – Әдәбиятны белгән кеше, тарихны да яхшы беләчәк”.
Гимназиядә белем алучы укучылар үзләре дә төрле уен коралларында уйнарга өйрәнәләр. 3 а класс укучылары да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: Амилә Насыйбуллина – курайда, Язилә Нуруллина – баянда, Мәликә Сафина – фортепианода татар моңнарын яңгыратты.
Әйтергә кирәк, мондый очрашулар бик еш уздырыла. Гимназия кунакта Галимҗан Гыйльманов, Роберт Миңнуллин, Ленар Шәех, Йолдыз Шәрәпова һ.б. булды.
- Г.М.Макаров нугай кураенда уйный
- Геннадий Макаров думбра белән таныштыра
- Г.М.Макаров гөсләдә уйнап күрсәтә
- Очрашуның кунаклары – республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары
- 3 а класс укучылары Амилә Насыйбуллина(курай) һәм Язилә Нуруллина(баян)
- 3а класс укучысы – Мәликә Сафина
- 3 а класс укучылары Язилә Хәбибуллина һәм Амилә Насыйбуллина
- 3 а класс укучылары Геннадий Макаров белән
- Камилә Фәйзуллинадан сорау
- 3 а классның ата-аналар комитеты җитәкчесе Фәния Илдус кызы Фәйзуллина
- 3 а класс укытучысы Зөһрә Рәшит кызы Йосыпова һәм Геннадий Михайлович Макаров
Марсель Масагутов фотолары











