Кыргызстанның “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге вәкилләре 9 май – Җиңү көне уңаеннан бәйрәм табыны янында җыелган. 9 май бәйрәме якынлашкан көннәрдә алар елдан-ел азайган ветераннарны да хөрмәтләгән.
Кыргызстанда бүгенге көндә нибары 13 ветеран калган, алар инде йөри алмый, яшьләр аларның өйләренә барып котлаган.