tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 155)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Алматыда – “Сандугач” бәйгесе

Алматыда үтәчәк “Чәкчәк пати” бәйрәмен оештыручылар татарча башкаручыларны “Сандугач” исемле бәйгедә катнашырга чакыралар. Кичә 1 ноябрьдә FROM DUSK TILL DAWN төнге клубында узачак. Бәйрәмнең кунагы – Казахстанда популяр җырчы Илдар Сисанбаев, дип хәбәр итә akbars.kz сайты. “Илдар безнең чакыруыбызны бик теләп кабул итте. Петропавловскидан махсус бәйрәмгә дип киләчәк. Ул чыгыш та ясаячак, “Сандугач” бәйгесенең жюри эшендә катнашырга да ризалыгын бирде”, – дип ...

Дәвам »

Диләрә Ваһапова “Голос”та татарча җырлады

Казан җырчысына бары тик Дима Билан гына борылды. Леонид Агутин исә Диләрәнең татарчасын тыңлаганнан соң, татар теле җырлар өчен иң отышлы һәм ягымлы тел дип искәртте. http://matbugat.ru Искәрмә: Диләрә Ваһапова Казанның “Мураками” төркеме солисты.

Дәвам »

Тәбрик итәбез!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы, Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясе директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллинага Татарстан халык укытучысы исеме бирелде

Дәвам »

Тукай районында яшь сәләтләрне барлыйлар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Тукай районы буенча җирле оешмасы “Якты юл“ газетасы белән берлектә яшь сәләтләрне барлау, аларны үстерү, халыкка таныту максатында “Каурый каләм“ әдәби түгәрәге эшен алып бара

Дәвам »

Бергәләп эшләү кулай да, файдалы да

Мин элегрәк тә, Самарада беренче татар кафесы ачучы буларак, милләттәшләребез белән гел аралашып, милли-мәдәни оешмаларыбыз тарафыннан үткәрелгән чараларда катнашып, даими ярдәм итеп тора идем. Ә менә быел җәен Казанда Бөтендөнья хатын-кызлар форумына барып кайтканнан соң, өлкә күләмендә “Ак калфак” оешмасын оештырып, аның белән җитәкчелек итәргә алынгач, җәмәгать эшләрендәге активлыгым бермә-бер арта төште. Без башта күрше Ульян өлкәсендә инде 10 елдан ...

Дәвам »

Римзил Вәли: Хәтер көнен кемнәр хәтерли?

1552 елның 2 октябре – Казанның Мәскәү патшасы Иван IV гаскәрләре тарафыннан яулап алынган көн. Ел саен татар милләтчеләренең борчылып, дулкынланып көтеп ала торган көне бу. 1 Май, 8 Март, Сабан туе кебек халык бәйрәме дә түгел.

Дәвам »

Семейның татар сәнгать мәктәбе Аксакаллар һәм Укытучылар көнен бәйрәм итте

9 октябрьдә Казахстандагы Семейның татар сәнгать мәктәбенә пенсионерлар җыелды. Аларга багышлап Аксакаллар көне уздырылды. Педагогик коллектив исә алар белән бергә бераз соңлап булса да Укытучылар көнен бәйрәм итте. Пенсиягә чыккан хезмәткәрләр, олы яшьтәге кешеләрне берләштергән “Истәлек” фольклор-этнографик ансамбльгә катнашучылар, башка чакырылган кунаклар хормейстер Имастуи Горовая җитәкләгән мәктәп профсоюз комитеты күрсәткән кадер-хөрмәтне югары бәяләделәр. Чәй табыны янындагы матур итеп сөйләшеп утырганнан ...

Дәвам »