tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алматыда – “Сандугач” бәйгесе
Алматыда – “Сандугач” бәйгесе

Алматыда – “Сандугач” бәйгесе

Алматыда үтәчәк “Чәкчәк пати” бәйрәмен оештыручылар татарча башкаручыларны “Сандугач” исемле бәйгедә катнашырга чакыралар.

Кичә 1 ноябрьдә FROM DUSK TILL DAWN төнге клубында узачак. Бәйрәмнең кунагы – Казахстанда популяр җырчы Илдар Сисанбаев, дип хәбәр итә akbars.kz сайты.

“Илдар безнең чакыруыбызны бик теләп кабул итте. Петропавловскидан махсус бәйрәмгә дип киләчәк. Ул чыгыш та ясаячак, “Сандугач” бәйгесенең жюри эшендә катнашырга да ризалыгын бирде”, – дип сөйләде Алматының татар этно-мәдәни берләшмә вәкиле Ринат Исхаков.

Ринат әйтүенчә, бәйгедә фонограммасыз татарча җырлау – төп шарт. Дуэт, төркем булып башкару да мөмкин. Үз музыка кораллары белән акконепент булса – тагын да яхшырак.

Шүрләбрәк торганнарга, без ярдәм итәргә әзер, ди Ринат. Кичә алдыннан репетиция булачак. Төп приз – «9ММ» профессиональ тавыш яздыру студиясендә эшләп алу мөмкинлеге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*