tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районында яшь сәләтләрне барлыйлар
Тукай районында яшь сәләтләрне барлыйлар

Тукай районында яшь сәләтләрне барлыйлар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Тукай районы буенча җирле оешмасы “Якты юл“ газетасы белән берлектә яшь сәләтләрне барлау, аларны үстерү, халыкка таныту максатында “Каурый каләм“ әдәби түгәрәге эшен алып бара.

8 октябрьдә түгәрәкнең чираттагы утырышы узды. Бу көнне редакциягә Мәләкәс, Яңа поселогы, Кече Шилнә, Биклән мәктәбе укучылары килде. Балалар үз шигырьләрен, хикәяләрен укыдылар. Аларда балалрның самими дөньясы, эчке кичерешләре чагыла. Укучыларның иҗатка омтылышын күреп алучы, аңа этәргеч бирүче, ул, әлбәттә, укытучы. Очрашуга килгән Земфира Исламова, Резедә Мәүҗетова, Лилия Якупова, Гөлнара Сәйфуллина укучыларының кызыксынулары, иҗадый табышлары турында ялкынланып сөйләделәр.

Кече Шилнә мәктәбе укытучысы Земфира Исламова үзе берничә китап авторы, Яңа поселогыннан Резеда Мәүҗетова укучылар белән “Чишмә“ мәктәп газетасын чыгарып киләләр. Аларның тәҗрибәсе башка мәктәпләрдән килүчеләрдә дә зур кызыксыну уятты.Очрашуда катнашучылар танылган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның җәмәгате Фәния ханым Хамматованың шагыйрь турындагы истәлекләрен зур кызыксыну белә тыңлады. Җырчы Зөлфия Җиһан җирле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә иҗат ителгән яңа җыр башкарды. Табышларга бай, җылы очрашу булды ул.

Инзилә Әхмәтгәрәева
Тукай районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*