tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бергәләп эшләү кулай да, файдалы да
Бергәләп эшләү кулай да, файдалы да

Бергәләп эшләү кулай да, файдалы да

Мин элегрәк тә, Самарада беренче татар кафесы ачучы буларак, милләттәшләребез белән гел аралашып, милли-мәдәни оешмаларыбыз тарафыннан үткәрелгән чараларда катнашып, даими ярдәм итеп тора идем. Ә менә быел җәен Казанда Бөтендөнья хатын-кызлар форумына барып кайтканнан соң, өлкә күләмендә “Ак калфак” оешмасын оештырып, аның белән җитәкчелек итәргә алынгач, җәмәгать эшләрендәге активлыгым бермә-бер арта төште.

Без башта күрше Ульян өлкәсендә инде 10 елдан артык эшләүче “Ак калфак” оешмасының тәҗрибәсен өйрәнү максатында Ульян шәһәрендә булып кайттык. Аннан соң ульянлылар Самарага килеп, без үткәргән милли чараларда, Ифтар мәҗлесендә катнашып киттеләр.

Ә менә август башында без – Самараның татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, күрше Ульян өлкәсенең Димитровоград шәһәреннән, Татарстанның Нурлат районыннан килгән милли-мәдәни оешмалар әгъзалары белән берлектә Кошки районының Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылында каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйль Сәгыйровның вафатына биш ел тулу уңаеннан искә алу чаралары үткәреп, аның каберенә зиярәт кылдык. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, Самараның Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар яңарышы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов, Иске Җүрәй авылы мәчете имамы Габделхәй хәзрәт Халитов әдипнең рухына багышлап, Коръән сүрәләре укып, дога кылдылар. Аннан соң барыбыз да Коръән мәҗлесендә булып, алып килгән садакаларыбызны тараттык. Самараның “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та садакаларын җибәргән иде.
Авыл клубында үткәрелгән искә алу кичәсендә шагыйрьнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады, шигырьләре укылды. Чыгыш ясаучыларның барысы да Гакыйль Сәгыйровның иҗатына югары бәя биреп, аның ташландык хәлдәге йортын торгызып, музей ясарга кирәклеге турында әйттеләр. Мин дә, үзебезнең хатын-кызларыбыз белән бергәләп, йортны торгызу өчен, өмәләр оештырырга булышырга вәгъдә бирдем.
Шушы көнне без Иске Җүрәйдә өлкә “Ак калфак” оешмасының бүлекчәсен ачу мәсьәләсен дә хәл иттек. Клуб мөдире булып эшләүче Рәфисә ханым Минебаева, авыл фельдшер-акушерлык пунктының шәфкать туташы Разия ханым Синигатованы бүлекчәнең җитәкчесе һәм рәис урынбасары итеп сайлап куйдык. Алар эшләргә теләкләрен белдереп, тиз арада яннарына авылның актив хатын-кызларын җыярга сүз бирделәр. Көзен клубта “Аулак өй” кичәсен уздырырга җыенулары, өлкәгә барып, бу күренешне анда да күрсәтергә хыяллары булуы турында әйттеләр.
Иске Җүрәйгә баргач, мин биредә Зубчаниновка бистәсенең “Болгар яңарышы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказовны беренче тапкыр күрдем. Бу Гали авылында туып үсеп, шунда мәдрәсәдә дини гыйлем алып, имам булып киткән, әле шактый яшь кешенең сөйләгән вәгазьләрен тыңлап сокландым. Яхшы, аңлаешлы итеп сөйли Расих хәзрәт. Ә безнең Самара төбәгендә андый укымышлы имамнар хәзер шактый күп, дип уйлыйм. Аларның барысы да үзләренең акыллы вәгазьләре белән халыкны чын дин юлына бастырырга тырышалар.
Әнә күптән түгел генә Муром шәһәрчегенә барганда да бу нәкъ шулай булды. Зур затлы автобуста утырып юлга кузгалуыбыз булды, озата баручы Габделәхәт хәзрәт Мингачев безгә тәсбихләребезне кулларыбызга алырга әмер бирде һәм тәкъбир әйттерә башлады. Аллаһының биргәненә шөкер итеп, рәхмәт белдереп, догалар кылдырганнан соң, хәзрәтебез дөнья хәлләре, табигатьнең матурлыгы, кырларда өлгергән игеннәр, болыннарда үскән төрле үләннәр, урманнардагы агачлар турында сөйләп китте. Без аның белән шулай ук автобуста хаҗга да барган идек инде. Шул чакта да ул үзенең гыйлемлелеге, бар нәрсәне белүе белән барыбызны да сокландырган иде. Менә хәзер дә аның вәгазьләрен, яшәебезнең мәгънәсен аңлатуын тыңлый-тыңлый Муром шәһәрчегенә барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз.
Безне бик яхшы каршы алдылар. Жигулевск шәһәре музее оештырган Муром шәһәрчегенең тарихы турында күргәзмәне рәхәтләнеп карадык, милли-мәдәни оешмаларыбыз җитәкчеләренең, тарих галимнәренең чыгышларын тыңладык.
Очрашуның рәсми өлеше узгач, мин якындагы аланлыкка чыктым. Андагы матурлык, хозурлык минем балачагымда Хәлифә әбием белән урманга йөрүләребезне искә төшерде. Биредә  төрле төстәге мәтрүшкәләр, шалфей, ярма баш, пижма һәм башка үләннәр үсеп утыра. Җир җиләге дә, кара җиләк тә, башка җимешләр дә быел бик уңгандыр, мөгаен.
Нинди гаҗәеп матур урыннарда гомер иткәннәр икән бит безнең ерак бабаларыбыз, дип тә уйлап куйдым. Бу көнне мин биредә үзебезнең  Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылында туып үскән, бүген Самарада яшәүче хатын-кызларыбыз Мәрьям Әюпова-Усяева, Назирә Рәфыйкова-Әюпова һәм башкалар белән очрашып, бик күп нәрсәләр  турында сөйләшә алдым. Алар да “Ак калфак” оешмасы эшендә катнашырга теләк белдерделәр. Ә күпме Кинель-Черкасс бистәсендәге җәйге лагерьда ял итүче мәктәп балалары катнашты бу изге чарада! Динле, безгә – өлкәннәргә, лаеклы алмаш үсә, һәм алар тарихыбызны да ныклап өйрәнерләр, белерләр, татарлыгыбызны да саклап калырлар, дип ышанасы килә.
Бу кирәкле зур чарада Самара татарларының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин үзе дә катнашты. Аның җитәкчелегендә барыбыз да – олылар да, балалар да, яшел үләнлеккә намазлыкларыбызны җәеп, өйлә намазын укыдык һәм кулларыбызны күтәреп, кайчандыр биредә яшәгән татар бабаларыбыз рухына багышлап, догаларыбызны кылдык.
Бу боларның барсын да ни өчен шулай озын итеп язды икән, дип сораучылар да табылыр. Чөнки шушы темаларга күп интернет сайтларда да, газеталарда да язмалар күренгәләде бит инде. Шулай да үземнең мәкаләмдә мин милли оешмалар әгъзаларының һәм дин әһелләренең ничек бергә, бер йөккә җигелеп эш алып барулары турында әйтәсем килгән иде. Татарлыгыбызны саклап калуда, балаларыбызны татар итеп тәрбияләүдә дин әһелләребезнең роле бәяләп бетергесез. Киләчәктә дә шулай бергәләп эшләргә, халкыбызга файда китерергә язсын.
Разия Әюпова, “Бердәмлек” газетасы, Самара

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*