Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган мастер-класс үткәрелде. Пәйгамбәр туган көне турындагы белемнәрне читтән торып укучылар үзләштерде. Алар Казанга кышкы сессиягә килгәннәр. Күбесе бүгенге көндә үз авылларында имам булып эшли. 70 шәкертнең 40тан артыгы Россиянең чит төбәкләреннән килүчеләр. Татарстанда Мәүлид бәйрәме традицион ислам кануннары буенча үткәрелә. Шуңа күрә бу мирасны дин әһелләренә ...
Дәвам »Архив модератора: Модератор Миннуллина
Иркутскида татар яшьләре бәйгеләрдә җиңә
Иркутски татарлары даими рәвештә ниндидер чаралар уздырып тора. Аеруча да бу эштә "Идел-Ангара" татар яшьләре берлеге актив катнаша.
Дәвам »
Берлин Раштуасында татар көйләрен алкышладылар
Яңа ел алдыннан Берлин филармониясендә Раштуа бәйрәме уңаеннан Салих Сәйдәш, Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин әсәрләре яңгырады. "Шулкадәр яратып тыңладылар һәм нык алкышладылар", дип белдерә бу концертта катнашкан Илүсә Хуҗина.
Дәвам »
Казанның “Ярдәм” мәчетендә һава казасында һәлак булучыларны искә алдылар
29 декабрьдә Казанның "Ярдәм" мәчетендә бер төркем татар зыялылары кичендә котычкыч һава казасында һәлак булучыларны искә алдылар.
Дәвам »
Новосибирскиның татар балалары ансамбле диплом яулады
"Мирас" татар балалары ансамбле милли мәдәниятләрнең "Новосибирск - дуслык шәһәре" исемле XII бәйгесендә катнашып дипломга лаек булды
Дәвам »
Алина Шәрифҗанова “Төрквидение 2013” бәйгесенең финалына чыкты
Бәйгегә төрле илләрдән, шул исәптән Украина, Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Россия Федерациясе, Төркиядән 24 башкаручы килде. Татарстаннан бәйгегә Үпкәләмим язмышыма" җыры белән Алинә Шәрифҗанова катнашты.
Дәвам »
Пензада татар хатын-кызлары үз оешмаларының беренче утырышын үткәрделәр
Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе каршында оеша башлаган хатын-кызлар шурасының беренче утырышы узды.
Дәвам »
Әлмәттә ана теле укытучылары өчен семинар үткәрелде
16 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт (Татарстан) бүлекчәсе ана теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әзерләгән методик семинар узды. Әлмәтнең муниципаль хезмәт дәүләт институтының (ӘМХДИ) актлар залында үткән семинар “Гуманистик этномәдәни традицияләр һәм тәрбия процессы” дип атала иде. Чарага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, БТК ның Әлмәт бүлекчәсе әгъзалары, ана теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә балалар тәрбия-укыту оешмалары педагоглары җыелды. Бу ...
Дәвам »
Татарстанда Алтай краеның вәкиле булачак
Алтай крае губернаторы Александр Карлин карары белән Татарстанда төбәкнең үз вәкиле булачак. Бу турыда Алтай краеның рәсми сайты хәбәр итә. Вәкил – безнең милләттәшебез Әнвәр Әминов. Әнвәр Әминов – 2005 елда төзелгән җирле татар милли-мәдәни автономиянең рәисе һәм “Алтай Татарстан” оешмасының генераль директоры булып тора.
Дәвам »
Австралиядәге татарларның үз өе булды
Аделаидада Ләйлә Садри исемендәге татар иҗтимагый үзәге һәм гыйбадәтханәне үз эченә алган бина сафка басты.
Дәвам »