tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 211)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

“Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының төп чаралары планы расланды

Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән, “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының төп чаралары планы расланды. Чаралар программасына “Уртак тел – билге” дип аталган күргәзмә, “Күренекле мәгърифәтчеләр Мехмет Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай” халыкара симпозиумы, ТЮРКСОЙ скульпторларының халыкара симпозиумы, “Төрки дөньяда күн белән эшләү” II фестивале, VII Болгар форумы, “Төрки халыкларның әдәбият һәм музыка чыганаклары һәм эволюция” халыкара ...

Дәвам »

Әлмәттә Гариф Ахунов исемендәге музей ачылды

Әлмәтнең 1 нче урта мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов исемендәге әдәби хәрәкәт тарихы музее ачылды. Музейны ачу идеясе белән язучының кызы, “Ак карга” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наилә Ахунова һәм “Ак каләм” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Екатерина Аничкина чыккан булган. Һәм ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы, республика яшьләр форумының “Игелек технологиясе” өлкәсендә җиңү яулаган Елена Кильдюшева ...

Дәвам »

Казанда «ЭтноДар» мәдәниятара фестивале узачак

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы яшь осталарның «ЭтноДар» Мәдәниятара фестивале проекты башлану турында игълан итә. Әлеге проект Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә үткәрелгән коммерцияле булмаган оешмалар өчен ачык грантлар конкурсында җиңүче булды һәм «Гражданлык җәмгыяте проблемалары институты» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан финанслана, дип хәбәр итә проект авторлары. Проектның төп максаты – Идел буенда яшәүче халыкларның тарихи мирасын саклауга ярдәм ...

Дәвам »