tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чулпан Хаматова Лондонда хәйрия спектакле куйды
Чулпан Хаматова Лондонда хәйрия спектакле куйды

Чулпан Хаматова Лондонда хәйрия спектакле куйды

Якшәмбе кич Россия актрисасы Чулпан Хаматованың Лондонда хәйрия спектакле узды.

“В час, когда в души идешь как в руки” моноспектакле Марина Цветаева һәм Белла Ахмадуллина әсәрләренә нигезләнгән. Актриса шигырьләрне һәм прозаны фортепиано (Полина Кондраткова) һәм саксофон (Вероника Кожухарова) озатуында укыды.

Әдәби-музыкаль кичә Лондонның Criterion сәхнәсендә узды. ИТАР-ТАСС ка театр дирекциясендә белдерүләренчә, залда 500 гә якын тамашачы булган. Элек Чулпан Хаматова шул спектакль белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев, Таллин, Ригада чыгыш ясаган иде.

Лондонда спектакльдән җыелган акча Чулпан Хаматова белән Дина Корзун гамәлгә куйган “Гомер бүләк ит” хәйрия фондына күчереләчәк. Акча онкология авыруларыннан интегүче балаларны дәвалауга юнлдереләчәк.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*