tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 131)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Фоторепортаж: Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирскта

Агымдагы елның 13-14 февраль көннәрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Новосибирскта булды.

Дәвам »

Фоторепортаж: Василь Шайхразиев с рабочим визитом в городе Новосибирск

Зам.премьер-министра РТ, председатель Нац.Совета ВКТ Василь Шайхразиев совершил рабочую поездку в Новосибирск, в рамках которой состоялась встреча с руководителями татарских общественных организаций Сибирского федерального округа.

Дәвам »

Чиләбе өлкәсе татар конгрессына 20 ел

2018нче елда Чиләбе өлкәсе татар конгрессына 20 ел тула. Шул уңайдан агымдагы ел тантаналы чараларга, гаммәви вакыйгаларга бай булачак. Юбилей тантаналары 14 февральдә Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясен кабул итүдән башланып китәчәк. Милли шура рәисе Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыены бинасында җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашу уздырачак.

Дәвам »

Рәшит Сәнҗәповны котлыйбыз

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Мәскәү шәһәрендә узган Бөтенроссия күләмендәге «Эшмәкәрлек – уңыш» бәйгесендә катнашып 2 урынга лаек булуыгыз белән чын күңелдән котлыйм.

Дәвам »

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин тууына 80 ел

Бүген 9 февральдә Татарстанның халык язучысы, Татарстан республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллиннга 80 яшь тулган булыр иде. Сабырлыгы, оптимизмы белән таң калдырган шәхес 2011 елның 9 декабре көнне  73 яшендә безнең арабыздан китеп барды.

Дәвам »

Милли Шура рәисе татар халкын берләштерүче проектлар кирәклеген әйтте

“Бер якта Башкортстан, икенче якта Оренбург, Чувашстан, Самара, Удмуртия, Киров өлкәләре урнашкан. Әгәр әлеге төбәкләрдәге татарлар, республиканың чикләрендә урнашкан татар авыллары дус булып яшиләр икән, без “Татарстан чиксез” дип әйтә алабыз. Бергә бәйрәмнәр үткәрергә, аларда балалар һәм гаилә белән катнашырга мөмкин. Без монда гына түгел, читтә дә бердәм булырга тиеш, – диде Милли Шура рәисе.

Дәвам »

Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясен үткәрү турында нигезләмә

Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясен үткәрү турында НИГЕЗЛӘМӘ I. Гомуми мәгълүмат 1.1.​ Әлеге нигезләмә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясен (алга таба – Конференция) үткәрү тәртибен билгели. II. Конференциянең максат һәм бурычлары Конференция татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм ...

Дәвам »

Булачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына мөрәҗәгате

Сайлаулар ул - халкыбызның милли үзаңы формалаша торган  гражданлык активлыгының зур мәктәбе. Бөтендөнья татар конгрессы сезне барыгызны да илебезнең һәм халкыбызның югары мәнфәгатьләре хакына Россия Федерациясе Президенты сайлауларында актив катнашырга чакыра.

Дәвам »