4 декабрьдә Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында ачык ишекләр көне узачак.
Дәвам »Рубрика: Мәдәният
Муса Чахархан Чахоровскийның татар телендә тәүге тапкыр шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Әлеге басмадагы поляк телендәге шигырьләрне татар теленә шагыйрь Ленар Шәех тәрҗемә итте.
Дәвам »
Тинчурин театры директоры «Алтын Трезини» премиясе дипломын кабул итеп алды
Опера «Театр декорациясенең иң яхшы гамәлгә ашырылган проекты» номинациясендә җиңү яулаган.
Дәвам »
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар бирү кампаниясе 2022 елның 25 ноябренә кадәр озайтылды
200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.
Дәвам »
Екатеринбургта «Шома Бас» төбәкара фестиваль-бәйгесе җиңүчеләре билгеле
«Шома бас» татар биюен башкаручыларның төбәкара конкурсы Екатеринбургта 2017 елдан бирле үткәрелә.
Дәвам »
Кариев театрының «Камыр батыр» спектакле «Арлекин» премиясе номинанты булды
«Арлекин» – балалар өчен театр сәнгате өлкәсендә Россия илкүләм премиясе.
Дәвам »
Ренат Шәмсетдинов Тинчурин театрында 50 яшен билгеләп узачак
Әлеге чарага хезмәттәшләре, татар театрлары вәкилләре, якташларының килүе көтелә.
Дәвам »
Әлфия Авзаловага багышланган китап рус телендә дөнья күрде
18 ноябрьдә әлеге китап Милли китапханәдә тамашачыга тәкъдим ителәчәк.
Дәвам »
Әлмәттән «Карлыгач» коллективы «Эра талантов» халыкара фестиваленең II дәрәҗә лауреаты булды
Фестивальгә Россиянең 23 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән мең ярымнан артык гариза бирелгән.
Дәвам »
Татарстанда Зәкия Туешева исемендәге яңа театраль премия гамәлгә куелды
Премия «Тантана» республика театр премиясе кысаларында тапшырыла.
Дәвам »