tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры «Кар астында кайнар чишмә» комедиясен тифлокомментарийлар белән күрсәткән
Әлмәт театры «Кар астында кайнар чишмә» комедиясен тифлокомментарийлар белән күрсәткән

Әлмәт театры «Кар астында кайнар чишмә» комедиясен тифлокомментарийлар белән күрсәткән

Әлмәт театрының «Кар астында кайнар чишмә» комедиясенә күрү сәләте бозылган һәм начар күрүче тамашачылар карый алды.

«Әлмәт татар дәүләт драма театрында тифлокомментарий белән спектакль күрсәтелде», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакльдән соң тамашачылар тифлокомментатор Гөлүсә Закирова белән аралашып, театр сәнгате белән очрашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдергәннәр.

Әлмәт драма театры искәртүенчә, алар «Особый взгляд» программасы кысаларында «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды конкурсында җиңгәннәр һәм спектакльләрне тифлокомментарий белән күрсәтү мөмкинлеге бирүче җиһазларга ия булганнар.

«Афишада әлеге акция кысаларында узган спектакльләргә махсус билге куелган. Күрү сәләте бозылган кешеләр мондый спектакльләргә бушлай йөри ала», дип хәбәр итә театр. Өстәмә мәгълүматны театр кассасыннан 45-46-40 телефоны аша белешергә мөмкин.

  • Тифлокомментатор спектакль вакытында начар күрүче тамашачыларга геройларның тышкы кыяфәтен һәм костюмнарын, декорацияләрне, мизансценаларны тасвирлый, бу аларга сәхнә хәрәкәтенең динамикасын һәм масштабын тоярга мөмкинлек бирә.

Чыганак: tatar-inform.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*