tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г. Тукайның үлеменә 110 ел тулу уңаеннан “Тукайның мәңгелек юлы” дип исемләнгән җәяүле экскурсия узачак
Г. Тукайның үлеменә 110 ел тулу уңаеннан “Тукайның мәңгелек юлы” дип исемләнгән җәяүле экскурсия узачак

Г. Тукайның үлеменә 110 ел тулу уңаеннан “Тукайның мәңгелек юлы” дип исемләнгән җәяүле экскурсия узачак

2023 елның 15 апрелендә Габдулла Тукай әдәби музее һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бөек татар шагыйре Г. Тукайның үлеменә 110 ел тулу уңаеннан “Тукайның мәңгелек юлы” дип исемләнгән җәяүле экскурсия оештыра.

Апрель – бөек Тукай ае. Шагыйрьгә багышланган тантаналы чараларның күбесе, традиция буенча, апрельдә үткәрелә. Шуларның берсе – Г. Тукайны искә алу көне.
2023 елда Г.Тукайның үлеменә 110 ел тула, шул уңайдан, шәһәр буйлап “Тукайның мәңгелек юлы” дип исемләнгән җәяүле экскурсия оештырыла. Ул “Беренчеләр хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге урнашкан элекке Клячкин хастаханәсеннән (Островский ур. 11/6) башлана. Экскурсантларга клиника тарихы һәм шагыйрьнең авыруы турында бәян ителәчәк, Тукай соңгы көннәрен үткәргән палата күрсәтеләчәк. Экскурсия вакытында Г. Камал исемендәге театр артистлары – РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, ТРның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Илнур Закиров, артистлар Зөфәр Нуретдинов һәм Артур Шәйдуллин башкаруында Тукай турында замандашларының истәлекләре укылачак, шагыйрьнең соңгы көннәре һәм Клячкинда ятканда язган шигырьләре яңгыраячак, скрипкада моңлы көйләрне ТР халык артисты Фоат Әбүбәкеров скрипкада уйнаячак.

“Тукайның мәңгелеккә юлы” җәяүле экскурсиясе шагыйрьне соңгы юлга озату процессиясен кабатлый. Клячкин хастаханәсеннән кузгалганнан соң, шагыйрьнең соңгы торган җире “Амур” кунакханәсен узып Печән базары мәчете (хәзерге Нурулла мәчете) янында тукталыш була. Аннан процессия Юнысовлар мәйданына таба юл ала. Биредә 6 мең диярлек кеше шагыйребезне соңгы юлга озаткан һәм биредә соңгы җеназа намазы укылган. Экскурсия Тукай иҗатын яратучылар һәм республика тарихы белән кызыксынучылар өчен кызык булыр дип көтелә.

11.00 сәгатьтә Яңа татар зиратында Тукай каберенә чәчәк салу оештырыла. Шулай ук биредә шигырьләр һәм догалар укылачак.

Тукайны искә алу көне Г. Тукай әдәби музеенда дәвам итәчәк, тамашачылар өчен шагыйрьнең мемориаль ядкярләре турында “Тукай рухы ядкярләрдә” исемле экскурсия тәкъдим ителә. 15.00 сәгатьтә Дмитрий Железновның малайлар һәм егетләр капелласының “Газиз Татарстан” концерты булачак. 15 апрель Г. Тукай әдәби музеена керү тәләүсез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*