tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск татарларының «АЮ» яшьләр оешмасы «Боз озату» бәйрәме уздырган
Омск татарларының «АЮ» яшьләр оешмасы «Боз озату» бәйрәме уздырган

Омск татарларының «АЮ» яшьләр оешмасы «Боз озату» бәйрәме уздырган

Омск шәһәре үзәгендә — Иртыш елгасы буенда 8 апрель көнне «Боз озату» бәйрәме уздырганнар. Татар халкының боз озату йоласын бәйрәм буларак үткәрү тәкъдиме белән Омск өлкәсенең «АЮ» татар яшьләре берлеге» иҗтимагый оешмасы чыккан.

Оештыручылар бәйрәмгә килүчеләргә традицияләр йоланың эчтәлеген сөйләгән. Оештыручылар сүзләренчә, боз озату йоласы чирдән котылу, сырхауларны, кайгы-хәсрәтләрне, борчуларны бозлар белән бергә агызып җибәрү фәлсәфәсенә корылган. Шуңа күрә, бу вакытта кешеләр эрегән кар суында юына, теләкләр теләп, боз өстенә салам куеп, аңа ут төртеп агыза торган булганнар. Чарада уеннар да уйнатканнар.

Бәйрәмгә быел «Радуга» (»Салават күпере») балалар һәм яшьләр клубы белгечләре дә кушылган, алар бу йоланы рус халкының ничек үткәрүе белән таныштырган.

Бәйрәм Президентның грантлар фонды тарафыннан бирелгән грант һәм Омск хакимияте ярдәме белән оештырылган, дип яза Омск өлкәсе «АЮ» татар яшьләре берлеге.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*