tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г. Тукай әдәби музеенда «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак
Г. Тукай әдәби музеенда «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак

Г. Тукай әдәби музеенда «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак

19 апрель көнне 15.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда танылган язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла.

Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең даирәсе – замандашлары һәм фикердәшләре, аның иҗатын өйрәнүче галимнәр, язучылар белән бәйле күп чаралар оештырыла. Ибраһим Нуруллин – Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнеп, шагыйрь турында күпсанлы хезмәтләр язган әдип.

И. Нуруллин әдәбият мәйданына иң әүвәл хикәяче-прозаик буларак килә. Соңрак әдип Г.Тукай иҗаты белән кызыксына башлый. «Тукайның әдәби пародияләре» (1948), «Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләләре» (1953), «Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты» (1955) кебек мәкаләләре, шулай ук Фатих Әмирхан, Шәриф Камал иҗатларына багышланган хезмәтләре, әдәбият тарихына күзәтүләре белән илленче елларда ул үзен әдәбият белгече-тәнкыйтьче итеп таныта. Татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, әдәбият белеме буенча берничә дәреслек һәм методик кулланма бастырып чыгара. Балалар өчен хикәяләр иҗат итә, юмор-сатира һәм драматургия жанрында көчен сынап карый.

Ибраһим Нуруллин Мәскәунең «Молодая гвардия» нәшрияты чыгара торган «Атаклы кешеләр тормышы» сериясе өчен бөек шагыйребез Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган фәнни-популяр әсәр яза. Бу китабы өчен 1982 елда Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Кичәдә шәрәфле кунак – И. Нуруллинның кызлары Гүзәл һәм Миләүшә әтиләре турындагы истәлекләре белән уртаклашачак. Әдәбият галимнәре Ф. Галимуллин, Х. Миңнегулов, З. Мөхәммәтшин да әдип турында сөйләячәк. КФУ доценты Т. Гыйләҗев яңа басылып чыккан «Тукай гыйльмияте» китабында «Фәнгә багышланган гомер» бүлеген И. Нуруллин иҗатына багышлаган, үзенең эзләнүләре турында автор бәян итәр дип көтелә.

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларының “Мизгел” яшьләр театры (режиссеры И. Хафизов) И. Нуруллинның «Тукай Петербургта» пьесасыннан өзек күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы Милли музее фондында һәм Габдулла Тукай әдәби музееның «Тукай үзәге»ндә Ибраһим Нуруллинның китаплары саклана.
Әдәби-музыкаль кичәдә татар мәдәнияты белән кызыксынучы, Г. Тукай һәм И. Нуруллин иҗатын яратучы тамашачыларыбызны көтәбез.
Керү ирекле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*