tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел-йорт” төбәкара үзешчән театр фестивале кысаларында иҗат лабораторияләре башланды
“Идел-йорт” төбәкара үзешчән театр фестивале кысаларында иҗат лабораторияләре башланды

“Идел-йорт” төбәкара үзешчән театр фестивале кысаларында иҗат лабораторияләре башланды

18 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Идел-йорт” төбәкара үзешчән театр фестивале кысаларында режиссерлар һәм актерлар өчен иҗат лабораториясе оештырылды. Лабораторияләр эше көн дәвамында барачак.

Татарстан Республикасының алты районыннан һәм Россиянең дүрт төбәгеннән иҗат коллективлары катнаша. Чараны театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов ачып җибәрде, көн дәвамындагы эшчәнлектә зур уңышлар теләде.

Бүгенге чаралар Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Чулпан” спектаклен карау белән тәмамланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*