tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Серле Марсель Галиев
Серле Марсель Галиев

Серле Марсель Галиев

Аны берәү белән дә бутап булмый: әдәбиятта да, чыгышларында да… Киенү рәвеше, серле елмаю… – барысы да Марсель Галиевчә. Соңгы елларда ул тагын гаҗәпкә калдырды: Татарстанның халык язучысы фотога төшерү белән мавыга икән. Марсель абыйның фотолары да үзенчәлекле – агачта ул хан сурәтен күрә, ташларының күзе, авызы бар. Әйтәм бит, нәрсәгә алынса да, бер үзенчәлек таба.

– Марсель абый, Сез Такташның Алсуы кебек: «Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле…» Сезнең әле кушаматыгыз да Купык икән. Холкыгыз буенча нинди сез?
– Бик нечкә күңелле мин. Менә шуны күрсәтмәс өчен кырыс булып күренәмдер. Хәтта бию караганда да күздән яшь чыга. Әйтик, югары дәрәҗәдә куелган балет. Соклануның соң дәрәҗәсенә җиткәч, күз яшьләнә. Ә Купык кушаматына килгәндә, мин аны башта үзем кешеләргә куштым. Аннары инде ул үземә әйләнеп кайтты. (Көлә. – Авт.) Еш кына кешеләрдән: «Син купыкмы?»- дип сорый идем, янәсе, бөекме син? Кеше аңламыйча аптырап тора. Аннары ул сүзнең мәгънәсен аңлата башлыйм. Безнең авылда кызык сөйләшә торган халык яши, шуннан кергән сүз ул. Купык – яратып эндәшү. Кайчакта песиләргә дә шулай дип әйтәм. Бу кушаматны бик белмиләр, бары тик якыннан аралашкан берничә язучы шулай дип эндәшә.
– Яшьрәк чакта, аерым елларны санамаганда, сез гел ирекле булгансыз, ягъни даими бер җирдә генә эшләмәгәнсез. Моның сәбәбе нидә?
– Бер дә эшләмәдем дип әйтә алмыйм. КДУның журналистика факультетын тәмамлагач, биш ел Язучылар берлегендә эшләдем. Аннары дүрт ел «Казан утлары» журналында проза бүлеге мөхәррире булдым. Шуннан мине Мәскәүгә – М. Горький исемендәге Әдәбият институтының ике елга исәпләнгән Югары әдәби курсларына укырга җибәрделәр. Кайткач исә Язучылар берлегендә эшләп алдым. Аннан инде гел ирекле хезмәттә булдым. Әмма беркайчан өйдә бикләнеп утырмадым – редакцияләргә йөреп, язучы, шагыйрьләр белән аралашып яшәдек. Хәзер дә шулай йөреп торам, кешесез яши алмыйм. Элек бит Язучылар берлеге бинасында кеше күп иде, күңелле яшәдек, төнге берләргә кадәр бильярд уйный идек. Анда утызар кеше җыела иде. Ул чакларны хәзер дә сагынып искә алам.
– Гафу итегез, Марсель абый, рәсми рәвештә эшләмәгәч, гаиләне ничек тәэмин иттегез?
– Ул вакытта язсаң гонорарны яхшы түлиләр иде. Дөресен генә әйткәндә, байлыкка беркайчан табынмадык. Ашарлык кына акча бар иде. Әти‑әни авылда булгач, азык-төлекне аннан алып килдек.
Мин бит пропаганда бюросында эшләдем. Ул чагында язучының бер чыгышы 15 сум тора иде, ягъни бер мәктәпкә барып, үз иҗатың белән таныштырасың да акча аласың. Көненә ике‑өч чыгыш ясап була. Менә шуннан язучының бер көнлек акчасын исәпләгез.
Хәтерлим, Хәсән Сарьян биш‑алты көн шулай йөреп эшли дә ай буе өендә иҗат итә, чөнки бер баруда өчәр йөз сум акча алып кайта. Районнар буенча йөргән ул сәяхәтләребез турында аерым зурлап язарга дип торам. Аларның кайберләре турында яздым да инде.
– Сез азәрбайҗан, япон авторларының әсәрләрен, калмык галиме Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы тарихи монографиясен татар теленә тәрҗемә иткәнсез. Сез бу телләрне беләсезме? Ул халыкларның әдәбияты, мәдәнияте белән ни дәрәҗәдә яхшы таныш?
– Юк, телләрне белмим, мин аларны русчадан татарчага тәрҗемә иттем. Ә Чыңгыз хан монографиясенә килгәндә, мин ул хезмәтне яраттым. Дөресен генә әйткәндә, Чыңгыз хан турында җүнле әйбер юк иде. Ә Әренҗән Карадауан ачып бирә алган. Чит илгә эмиграциягә китә ул, шунда бакыйлыкка күчә. Мин ул китапны кырык елдан соң табып алдым да тәрҗемә итәргә булдым. Ничектер иҗат белән шөгыльләнә алмый торган бер чак иде ул, әсәр язарга кул бармый. Ә тәрҗемәгә утыра алдым. Сиксәненче еллар азагы, совет чоры бетүгә бара. Илдә булган вакыйгалар миңа авыр тәэсир итте.

Кызыл Чын

Алтын күл

Газраил

– Сезгә бу сорауны биргәннәре бардыр инде, шулай да… Кайсысы күңелгә якынрак: прозамы, поэзияме?
– Проза. Хәзер шигырь язганым юк. Нишләптер поэзиядән читләштем.
– Сез яраткан жанр – «фотографика» турында да сөйләшик. Яшьтән фото төшерергә яратсагыз да, киң гавамга фотоларыгызны берничә ел элек кенә тәкъдим иттегез. Ни өчен?
– Унберенче сыйныфны тәмамлагач, үзебезнең Азнакай районы төзелеш оешмасына рәссам-бизәүче булып эшкә кердем. Ул бик бай оешма булып чыкты. Ул чакта безнең төзүчеләр Төмән шәһәрен салды. Акча күп. Профсоюз җитәкчесе: «Нәрсә кирәк?» – дип кенә тора. Шуннан мин бик яхшы фотоаппарат, камера һәм бик яхшы велосипед алдырдым. Мине комсомол секретаре итеп сайладылар. Менә шунда чын фотоаппарат белән эшләргә өйрәндем. Җиденче сыйныфта укыганда фото эшенә өйрәткәннәр иде. Ул чакта фотоаппарат ала алмадым, ләкин кызыксыну калды.
Беренче фотоаппаратым «Зоркий» иде. Аннары Nikon, Canon ишеләрне унлапны алыштырдым. Аннан исә цифрлы фотоаппаратлар чыкты. Алар белән эшләргә җайлы, нәрсә төшергәнеңне шунда ук карап та була. Менә шуның өчен дә профессиональ фотолар ясый башладым.
– Рәссам-бизәүче булып төзелеш оешмасына эшкә алганнар, димәк, сез рәсемне оста ясаган?
– Балачактан рәсем ясарга ярата идем. Нәни бармаклар арасына карандаш кыстырып, акшарланган мич диварын төрле рәсемнәр ясап тутырганым хәтердә. Күбрәк кеше сурәтләре ясадым. Бервакыт әти миңа Бөгелмә базарыннан рәсем альбомы белән алты төстәге карандаш алып кайтып бирде. Ярлы балачакның көтелмәгән байлыкка тиенгән көне иде бу! И, шуннан көн дә рәсем ясыйм, күбрәк кеше сурәтләре. Әбием, боларны күреп, яныма килде дә бик серле тавыш белән: «Сурәтле өйгә фәрештәләр кермәс, диелгән Изге китапта. Мавыкма, улым. Кыямәт көнендә килеп, һәрберсе җан сорый башласалар нишләрсең?» – диде.

Ташны мендәр иткән нарат

Шул төндә мин төш күрдем. Кыямәт көне җиткән, имеш. Мин офыкка тоташкан күк йөзе уртасында басып торам. Әллә нинди шөкәтсез бәндәләр, кулларын бутый-бутый, миңа кычкыра. Миннән җан сорыйлар, имеш. Манма тиргә батып, йокымнан уянып киттем. Бүтән рәсем ясамыйм дип, карандашларымны яшереп куйдым… Еллар узган саен күңелгә кереп оялаган курку хисе дә әкренләп суына барды. Үсә төшкәч, рәсем ясау белән янә мавыгып алдым. Тик инде күптән рәсем ясау белән шөгыльләнмим. Бәләкәйдән үк рәсем «әлифба»сын өйрәнү, чын остазлар канаты астында үсү эләкмәде. Шуның өчен дә үзешчәнлек баскычында калганлыгымны елдан‑ел ныграк аңлый бардым.
– Марсель абый, фотосурәтләрегездә күбрәк таулар, чәчәкләр, агачлар… Ә тауларга мәхәббәт Чатыр таудан башландымы?
– Беренче тапкыр Чатыр тауны утыз өч яшемдә генә күрдем. Балачакта мин аңа ерактан гына карый идем. Чатыр тау туган авылым Балтачтан егерме биш чакрымнар тирәсе. Җәяү барылмаган инде, аннары, алай тауларга йөрү гадәте дә булмаган. Дөресен генә әйткәндә, мин яза башлагач кына популярлашты ул. Ерактан караганда әллә ни биек кебек күренмәсә дә, өскә менгәч, аның биниһая биеклеге күренә. Туфаннар көлә иде: «Түмгәк кебек тауны Джомолунгма кебек күтәрде». Ә чынлыкта ул Татарстанның иң биек нокталарының берсе, диңгез өслегеннән 321,7 метр биеклектә.
– Соңгы дүрт‑биш елда берничә тапкыр Алтайга баргансыз. Кат‑кат сәяхәт кылуыгызның максаты нидә иде: мәгърур тауларны фотога төшерүме, әллә инде борынгы бабаларыбызның эзен табумы?
– Алтайга күптәннән барырга хыяллана идем, иптәш кенә таба алмадым. Ниһаять, 2019 елда хыял тормышка ашты – июньдә беренче тапкыр шагыйрь Газинур Морат белән сәфәр кылдык. Алтай табигатен Аллаһ үзе төшеп ял итәр өчен яралткан кебек: киңлекләре очсыз-кырыйсыз, искиткеч манзаралардан тора, карап чыгарга бер гомерең җитмәс. Шуңа да без, иркенләп йөрер өчен, машиналы гидны ялладык. Бер урыннан икенчесенә машинада хәрәкәтләнсәк тә, җәяүләп йөрергә дә туры килде – ике мең чакрым юл үтеп, аяклар арган-талган иде…
Икенче тапкыр ике дустым белән бардык, алар язучы түгел. Аннары үзем генә булдым. Бер юлны белгәч, авыр түгел. Тагын Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат белән дә бардым. Сөйли торгач алар да кызыкты.
Алтайга бару балачак хыялы түгел иде. Тарих сәхифәләреннән борынгы бабаларыбызның Алтай‑Саян төбәгеннән чыкканын белгәч, ул якка бару теләге елдан‑ел көчәя барды. Алтайда кумандин дигән халык бар, куман – кыпчак дигән сүз. Европа галимнәре кыпчакны куман дип атый. Алтайда җирле халыктан: «Татарча беләсезме?» – дип сорагач, «Акча юк, дигән сүзне генә беләбез», – диделәр. Ата‑баба телләрен онытканнар инде.
Алтай җирләрендә казу эшләре дә алып барыла. Шунда кеше сөякләрен табалар да: «Бу славян кешесе булган», – диләр. Килешмим. Төрки халык Европа халыкларының кыяфәтенә тартым. Казан татарлары, үзбәк, азәрбайҗан, Кырым татарлары, төрекмәннәрне мин Европа кешеләре тибында дип саныйм.
Татар халкын монгол йөзле кеше дип уйлау стереотибы киң таралган. Сәбәбен аңлатам: совет чорында тарихи фильмнар төшергәндә татар образларын казах, тува яки кыргыз артисты уйный иде. Шул вакыттан бирле безне кысык күзле булганбыз, дип уйлыйлар. Кысык күзле, җәйпәк йөзле кешеләр усал булып күренә. Бер таныш рәссамга да: «Нигә картиналарыңда татарларны кысык күзле итеп ясадың? Көзгегә кара әле, күзләрең кысылганмыни?» – дип кызыксындым. Ул моны «Так принято» дип аңлатты.

Рун язулы тау

Сарыклар

Марал

– Алтайга җәй дә, кыш та баргансыз. Таулар кайсы чорда матуррак?
– Алтайга июньдә барырга киңәш итәм. Мин үзем Алтайда яз, җәй, көз булдым. Көз анда бүтәнчәрәк, мисал өчен, Кырымдагы кебек агачлар төрле төсләргә буялмый. Ылыслы агачлар күп анда, шуның өчен дә көз килгәне бик аңлашылмый. Язын маральник (марал абагасы, рододендрон – ред.) чәчәк ата, таулар шәмәхә төскә керә. Тик узган ел мин барганда аның чәчәге беткән иде. Кызганыч, шул матурлыкны күрми калдым. Алтайны тагын күрәсе килә, әлбәттә. Тик анда бару елдан‑ел кыйммәтләнә. Машина белән тауга менү генә дә 10 мең сум тора, ә вертолёт ялласаң, 80 мең түләргә кирәк. Белуха тавын якыннан күрәсе килгән иде, мөмкинлек булмады. Анда бары вертолёт белән генә менеп була…
– Алтайда туристлар өчен шартлар тудырылганмы?
– Барлык шартлар бар. Кунакханәләр биш йолдызлы ук булмаса да, йоклап, ял итү өчен менә дигән. Кирәк икән, табигать кочагында да кунып калырга мөмкин. Мәсәлән, Чалышман елгасының тирә‑ягын биек таулар каймалап алган. Елга ярында кечкенә генә өйләр бар. Шуны арендага алып, яшәргә мөмкин. Һавасы саф, тирә-ягыңда утчәчәк, монгол чәе яки чагыр (бадан – ред.), эдельвейслар, эрбет агачлары үсә. Беркем борчымый, анда хәтта озынборыннар да юк, җәннәткә эләктемме икән, дип уйлап куясың. Туристлар өчен йортлар төзелгән, шифаханәләр салынган. Биредә маралларны (Алтай боланнарын – ред.), тау кәҗәләрен дә очратырга мөмкин.
– Тагын кайларга сәяхәт кылганыгыз бар? Кайларга барыр идегез?
– Шактый йөрелде: Кырым, Абхазия, Төркия… Тик барыбер янә Алтайга барыр идем, күреп бетермәгән җирләрем бар. Андый бай табигать бүтән җирдә юк бит.
– Марсель абый, бүген көнегез ничек уза? Иҗат белән шөгыльләнәсезме?
– Бер ел инде, бер нәрсә язганым юк. Күңел үсми. Сиксәненче еллар азагында шулай булган иде, анда да атом сугышы, фәлән дип сөйләделәр. Хәзер дә илдә, дөньяда барган вакыйгалар күңел тынычлыгын ала.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Чыганак
:https://protatarstan.ru 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*