Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәге буйлап чираттагы җәяүле сәфәре кысаларында яңа төзелеш объектларын, шәһәрнең торгызылган һәм торгызылырга кирәкле тарихи биналарын карады. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар озата йөрделәр. Габдулла Тукай урамындагы 3 нче номерлы йорт беренче ...
Дәвам »Рубрика: Җәмгыять
Балык бистәсе чәкчәкләре
Узган ялларда Татарстанның башка районнарында кебек үк Балык Бистәсендә Сабантуй гөрләде. Бәйрәм уңаеннан җирле “Ак калфак” бүлекчәсе чәкчәкләре бәйгесе игълан итте. Уңган ханымнар берсеннән берсе тәмле, берсеннән берсе матуррак итеп бизәлгән чәкчәкләр пешереп алып килгәннәр. Фирдания Әхмәтҗанова шул тәм-томнар рәсемнәрен җибәргән. Фотодан булса да, карап-карап та туеп булмый…
Дәвам »
Благовещенскида татар тормышы җанлана
Шәһәр советы депутаты, Благовещенски татарлары конгрессы җитәкчесе Альберт Динуров милли чаралар үткәрүгә матлди ярдәм күрсәтә, татар тормышын җанландыруны максат итеп куя. Аның белән "Дөнья" студисендә Римзил Вәли сөйләште.
Дәвам »
“Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар руханилары форумы, Изге Болгар җыены турында Ренат Вәлиуллин һәм Рөстәм Батров аңлатма бирә
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән видеоконференциядә шушы форумга һәм 14ендә булачак Изге Болгар җыенына кагылышлы мәсьәләләр чыгарылып, анда катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин шундый белешмә бирде.
Дәвам »
V Бөтенроссия дин әһелләре форумы (пресс–релиз)
Дин әһелләре форумында барлыгы 900 делегат чакырулы.
Дәвам »
«Милли тормыш һәм дин»
V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасы
Дәвам »
“Дөнья” студиясендә кунакта -Марат Әхмәтов
“Дөнья” студиясендә кунакта – Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов. Әңгәмәбез – Сабантуй, туган як, авыл тормышы турында.
Дәвам »
Новосибирскида татарлар берләшү турында уйлаштылар һәм Сабантуенда бәйрәм иттеләр
7-8 июньдә Новосибирски каласында Себер федераль округы татар оешмалары лидерлары җыелышты. Беренче көнне Себер федераль округына кергән 8 төбәгендәге татар оешмаларыннан делегатлар I съездларын үткәрделәр. Бу чара аларның үзара эшләрен координацияләү өчен оешма төзү максатыннан уздырылды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы Дамир Исхаков әйтүенчә (ул үзе дә съездта булды), мондый оешма Себер федераль округына бик кирәк. Ник дигәндә, әлеге округка кергән ...
Дәвам »
Лондонда Сабан туен бәйрәм иттеләр
Бөекбритания башкаласында UCL Лондон университеты территориясендә Сабан туе бәйрәме узды. Милли бәйрәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов һәм Берләшкән Корольлекнең Татарлар ассоциациясе рәисе Рамил Миңнуллин тарафыннан Саба туе флагын күтәрүдән башланды. Үзенең сәламләү сүзендә РФнең Бөекбритания Корольлегендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Яковенко Россия этномәдәниятен тарату аша мәдәни багланышның мөһимлеген билгеләп үтте. Шундый матур чараларның ...
Дәвам »
Чехиядә татарлар Сабан туе уздырды
7 июньдә Прага янындагы Бубовице авылында Чехиядә гомер итүче татарларның уникенче тапкыр Сабан туе узды. Шушы вакыйга турында Прагадан журналист Ландыш Харрасова хәбәр иткәнчә, шимбә көнне төш вакытында бирегә Чехиядән генә түгел, ә Германия һәм Һолландиядән дә кунаклар килгән иде. Гомумән, бәйрәмгә 300ләп кеше җыелды. Алар арасында татарлар да, чех, украин, казакъ, төрекмән, үзбәк, рус халыклары һәм башка милләт вәкилләре ...
Дәвам »