tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Дәүләт Советы Рәисе сайланды
ТР Дәүләт Советы Рәисе сайланды

ТР Дәүләт Советы Рәисе сайланды

Бүген ТР Дәүләт Советының V чакырылыш депутатлары ТР Дәүләт Советы Рәисен сайлады.

ТР Парламенты җитәкчесе кандидатурасын депутат Лотфулла Шәфигуллин тәкъдим итте.

“Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советын 1998 елдан алып рәислек итә. Аның җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстанның Сайлау кодексы һ.б. бик мөһим документлар кабул ителде”, – диде ул һәм Фәрит Мөхәммәтшинның күпкырлы шәхес булуын ассызыклады, җәмәгатьчелек эшләрендә катнашуын, аның башкарган эшләрен һәм сәяси, иҗтимагый эшләрдә актив катнашуын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшинның бу урынга беренче генә сайланмавын искәртте һәм ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар вакытында халыкның сайлау участокларына шул кадәр килүе сайлаучыларның хәзерге хакимияткә, Дәүләт Советына булган ышанычын күрсәтүен әйтеп узды.

“Сайлаулар вакытында безнең сәяси партияләребез бер мандатлы округлар буенча гына кандидатларны тәкъдим итмәдек. Партия списоклары буенча да сайлау уздыру депутатларга сайлаучыларның ышанычын тоярга мөмкинлек бирде, – диде ул. – Парламент җитәкчесенең эше депутатларны берләштерүдән гыйбарәт. Без үзебезнең депутатлык эшчәнлеген ак кәгазъдән башламыйбыз. Узган чакырылышта күп кенә закон проектлары эшләнелде.“

Киләчәккә булган планнарга килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда кече һәм урта бизнесны тагын да үстерү өстендә эш алып барылачагы хакында хәбәр итте.

“Хәзер безгә булган тәҗрибәне кулланып эшләргә кирәк. Яңа сайланган депутатлар белән җитди эш башкару бик мөһим”, – диде һәм яңа депутатларны депутатлык эшчәнлегенә ныклап өйрәтергә кирәклеге хакында искәртте.

“КПРФ” фракциясе депутаты Александр Комисаров исә бу урынга Хафиз Миргалимовны тәкъдим итте.

Хафиз Миргалимов: “Без үзебезнең нинди дәүләттә яшәвебезне, нинди парламентта эшләвебезне, аның нинди юнәлештә эш алып баруын, совтавын яхшы аңлыйбыз. Без үз илебезне яратабыз һәм Көнбатышка иярергә кирәкми дип саныйбыз. Безнең максатыбыз — законнарның эшчәнлеген тәэмин итү һәм аларның халык өчен файдалы булуын кайгыртырга тиеш”, – диде ул үз чыгышында.

Ул үзенең дәүләт берләмлеге, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм аларга үз тарихыбызны өйрәтү өстендә эшләячәген, республика үсеше өчен хезмәт куячагын дә искәртте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, депутат Ринат Закиров үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшинны иң тәҗрибәле сәясәтчеләрнең берсе булуын ассызыклады. “Мин анардан сәясәт эшендә шактый файдалы әйберләр өйрәндем. Аны татар дөньясы яхшы белә. Бүген Татарстан тормышында яңа чор башлана һәм безнең татар телен, милләтен саклау, үстерү буенча зур эшләр башкарасы бар. Татар милләтенең киләчәге шунардан тора”, – диде ул Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын яклап.

Артем Прокофьев исә Хафиз Миргалимовның гади кешеләрнең мәсьәләләрен чишәргә һәрвакыт әзер булуын һәм аңа гражданнарның күп мөрәҗәгать итүен искәртте. Ул шулай ук парламент җитәкчесе кандидаты биографиясе белән дә кыскача таныштырып узды. “Хафиз Миргалимов 2009 нчы елдан депутат булып эшли. Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланган очракта, парламент эшчәнлеге тагын да социаль характерда булыр иде”, – диде ул.

Александр Комиссаров та Хафиз Миргалимовның бу урынга лаек булуын ассызыклады һәм тәҗрибәле, профессионал булуын әйтеп узды.

Депутат Вадим Махеев исә Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы өчен тавыш бирергә өндәде.

Юрий Камалтынов та Фәрит Мөхәммәтшинның эшчәнлегенә тукталды һәм аның Татарстан Парламенты җитәкчесенә яхшы кандидат булуын искәртте.

ТР Дәүләт Советы Рәисен яшерен электрон юл белән сайладылар.

Алдагы биш елда Татарстан парламентын Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләячәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланган Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын яклап 88 депутат тавыш бирде, 3 се каршы булды. Хафиз Миргалимов исә 8 депутатның тавышын җыя алды, 80 депутат каршы иде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

 

 

“Татар-информ”, Лилия Локманова

Один комментарий

  1. Anurbik Чаллы

    “Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советын 1998 елдан алып рәислек итә. ”
    бу ДА “ЭШ” булды МЫ ?

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*