tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай бакчасында яңа геройлар
Тукай бакчасында яңа геройлар

Тукай бакчасында яңа геройлар

Бардадагы Тукай паркы яңа геройлар — Шүрәле һәм Былтыр образлары белән тулыланды.

Паркны ачуда әйдәп йөрүче — район башлыгының беренче урынбасары С.Н.Назин бу уңайдан: «Паркны булдыру өчен «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы игълан иткән конкурска ике проект тәкъдим ителде. Алар — муниципаль район башлыгы С.М.Ибраевның һәм минем проектлар — җиңү яулап тормышка ашырылды, хәзер Барда үзәге күзгә күренеп үзгәрде. Паркның бүгенге халәттә булуында шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме дә үз ролен уйнады. Сыннарны Каенавыл урта мәктәбе укытучысы, скульптор-рәссам Н.М. Габдушев эшләде», — диде.

Шүрәле һәм Былтыр сыннарыннан тыш Наил Мөхетдин улы җирле телевидение алдына урнаштырылган төбәгебезнең символы булган казлар сыннарны да башкарды. Әйтергә кирәк, халыкта бу эш хуплау тапты. Сыннарны тантаналы ачу октябрь аена планлаштырылган.

Роза Гыйззәтуллина, «Рассвет–Таң» газетасы,
Ибраһим Тимганов фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*