tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалин утравы һәм татарлар
Сахалин утравы һәм татарлар

Сахалин утравы һәм татарлар

Сахалин өлкә китапханәсендә күренекле җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты,  танылган язучы Фәүзия Бәйрамованың “Сахалин утравы һәм татарлар” китабын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдир итү кичәсе узды. Бу китап язучының 40сы булса, Сахалин утравы татарлары турында иң тәүгесе.

Чарага мөхтәрәм кунаклар – төбәк диаспоралары җитәкчеләре, Ерак Көнчыгыш һәм Хабаровск мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие чакырулы иде.  Кичә кысаларында татар ашлары, әдәбияты, җирле татарлар яулаган бүләкләр белән танышырга мөмкинчелек булды. Оештыручылар исә татар теле буенча ачык дәрес уздырды. шулай ук, яшь буын вәкилләре тарафыннан җырлы–биюле тамаша әзерләнгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*