tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ЛЕНИНГРАД  БЛОКАДАСЫ
ЛЕНИНГРАД  БЛОКАДАСЫ

ЛЕНИНГРАД  БЛОКАДАСЫ

8 нче сентябрьдә –  Россиядә 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы  корбаннарын искә алу көне. Быел да билгеләнеп үтелде.

Шәһәрдәге 600 меңнән артык кешенең гомерен алып киткән әлеге коточкыч чолганышның кайбер кара мизгелләре, шул чордан   калган байтак  экспонатлар бүген шәһәр музейларында саклана.

Шушы көннәрдә генә  Россия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербург Губернаторы белән булган очрашуда да шәһәрдәге блокада музееның заманча җиһазландырылган бинасын төзү турындагы инициативаны яклап чыкты һәм бөек җиңүнең 70 еллыгына аны өлгертергә күрсәтмә бирде.

Санкт-Петербургның иске урамнары һәм елга ярлары буйлап  йөргәндә аның һәр йорты, һәр тыкрыгы моннан 70 ел элек булып узган коточкыч көннәрне хәтерләтә сыман. Менә Нева елагысының бу урыныннан сугыш елларында ленинградлылар озын чиратлар торып эчәр өчен су ала торган булганнар.Сөйләүләренә караганда су алырга килүчеләрнең кайберләре хәтта чират җиткәнендә көтеп җикерә алмыйча, я ачлыктан, я зәмһәрир суыктан катып үләгәннәр.

Шәһәрдәге блокада музенда да бу хакта һәм шул көннәрнең ерак хәтирәсен саклаган байтак униакль экспонатлар саклана.

   Музей залларында татарларга кагылышлы экспонатлар да бар.  Татар  киемнәре блокада көннәрендә сугышчылар һәм шәһәр халкы алдында чыгыш ясаган татар балаларының сәхнә костюмнары да саклана анда. Илдә сугыш, шәһәр чолганышта булса да ил җитәкчелеге аз гына булса да халыкның рухын күтәрү максатыннан концерт бригадалары оештырырга карар чыгара. Партия кушуы буенча бары тик балалардан гына торган шундый төркемнәрнең берсен Аркадий Орбант оештыра.

   Шунысы сөенечле, әлеге малайларның  сугышчылар алдында чыгыш ясаган вакытлары әлеге уникаль кадрларда сакланып калган.

Тарих китапларыннан билгеле булганча, Гитлер 1942 нче елның 8 нче августында  шәһәрне алу көненә багышланган тантана узыдырырга ниятли. Ләкин хыялы тормышка ашмый. Ә шәһәрдә бу көнне чынлап та зур концерт була. Ләкин дошманныкы түгел, ә филармония залында Шостаковичның 7 нче симфониясе яңгырый. Ә концертка әзерлек көннәрендә дирижер шәһәрдәге музыкантларны кем әйтмешли, бөртекләп җыя. Ул сугышка кадәр орекстрда бәрмә уен коралларында уйнаган, шул чорның танылган музыканты Җәүдәт Айдаровны эзли башлый. Исемлек буенча карап, ул аны мәетләр арасыннан эзләп таба.

   Музейдагы бу урындыклар, дирижер пульты һәм таякчыгы, фрак шул концерттан сакланып калган экспонатлар.Ә Җәүдәт Айдаров исә, сугыштан соң озак еллар Казан консерваториясендә эшли.

Нинди генә авырлыклар,ачлык-ялангачлык булмасын, халык җиңүгә булган ышанычын, тыныч көннәр киләсенә өмет итеп яши. Өйдәге агач әйберләр барысы да мичкә ягылса да, савыт-саба,һәртөрле хуҗалык җиһазларын алдагы көннәргә дип саклый,аз гына булса да күңелне күтәрер, яшәүгә өмет уятыр өчен гаилә бәйрәмнәре оештыралар.

Шәһәрдәге татар тарихына кагылышлы бик  күп проектлар авторы Әлфия Рәхмәтуллина агымдагы ел башында бу музейда шул елларда ачлыктан һәм суыктан өшеп вафат булганнары һәм исәннәрдә  яшәүгә өмет уяткан милләттәшләребезне искә алу кичәсе оештыра, татар балаларын биергә өйрәткән Аркадий Обратның каберен дә эзләп таба. Димәк, Әлфия сыман, фидакарь затлар  булганда әле хәтер яшәячәк һәм халкыбызның мәңге җуелмас батырлыгы да онытылмаячак.

Поездыбыз  Ленинград өлкәсе  буйлап юлда барганда, тәрәзәдән тиз-тиз күренеп киткән  тыныч тормышта яшәүче авыл  һәм шәһәрләрне карап узганда мин әнә шулар хакында уйландым.

                                                       Рамис Сафин,     Санкт-Петербург

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                    

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*