tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы (страница 74)

Рубрика: Атна вакыйгасы

Айдар Сөләйманов “Turkvision-2014″тә Татарстан данын яклаячак

Узган шимбәдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Turkvision-2014" («Төрквидение») II халыкара төрки дөнья телевизион җыр конкурсының зональ сайлап алу туры булды.

Дәвам »

Россия Ислам университетында “Без татарлар” курслары ачылачак

1 октябрьдә РИУ Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә татар теле, татар тарихы, Ислам нигезләрен өйрәтүче уникаль курслар ачып җибәрә, өстәвенә алар түләүсез дә.

Дәвам »

Астанада Татарстан көннәре үтәчәк

Бу уңайдан Казахстан башкаласына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк. Аның сәфәр программасында Казахстандагы татар этно-мәдәни оешмалар җитәкчеләре белән очрашуы да бар.

Дәвам »

Татарстан президенты кырымтатар театрына автобус бүләк итте

8 сентябрьдә Акмәчеттәге кырымтатар театры бинасы каршында артистлар яңа автобусны каршы алды. Автобусны театрга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Илмир Тимергалиев тапшырды.

Дәвам »

Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла

Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Шул уңайдан, ТР Мәдәният министрлыгында матбугат конференциясе узды. Анда ТР мәдәният министының беренче урынбасары Ирада Әюпова, фестиваль президенты, РФ Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин һәм Х Халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе Хоҗаколи Нарлиев катнашты.

Дәвам »

.TATAR югары дәрәҗә доменда теркәү башланды

атарларның үз домены эшли башлады. Ул “.TATAR” дип атала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Доменны булдыру нияте 2012 елда барлыкка килә һәм бу эш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә башкарыла. Шул елның 12 гыйнварында “Татарстан Республикасы төбәк домены координацион үзәге” ҖЧҖ тарафыннан интернеттагы ...

Дәвам »

Белем көне – милләтебезнең яраткан бәйрәме

Яңа уку елында Татарстан Республикасының 1500 мәктәбендә дә укуга төштеләр. Шуларның 853 татар мәктәбе. Белем көнендә Татарстанда 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылды, аларның 8 е авыл җирлегендә урнашкан.

Дәвам »