tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы (страница 60)

Рубрика: Атна вакыйгасы

Рөстәм Миңнеханов кытай «Ашамлыклар шәһәрендә»ге “Татарстан йортында” булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында продуктлар импортлау буенча «Ашамлыклар шәһәре» (World Food City) буларак бөтен дөньяга  мәгълүм халыкара үзәктә булды. 

Дәвам »

«Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе»

Бүген Казан Идел буе федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында “Россия  Федерациясе төбәкләренең  тышкы  элемтәләре. Татарстан  Республикасы  тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында  «Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Җыелышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Дәвам »

“Татар кызы – 2017” исеменә Татарстан кызы лаек булды

"Татар кызы - 2017" җиңүчесе таҗына Татарстан Республикасыннан Гөлназ Гатина лаек булды. Шулай ук Гөлназны жюри әгъзалары "Иң нурлы йөзле кыз" номинациясендә дә җиңүче итеп билгеләделәр. 

Дәвам »

Самара өлкәсе губернаторы белән эшлекле очрашу

Васил   Шәйхразиевның  Самара өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлычы башкаручы Дмитрий Азаров белән очрашуында татар тормышының актуаль мәсьләләре тикшерелде

Дәвам »

Яшьләр – төркиләрнең алтыны

5-9 октябрьдә Казанда төрки халыклары яшьләренең "Төркиләрнең алтыны" дип аталган II гомумроссия форумы үте.

Дәвам »

2018 елда Татарстан рәсми рәвештә Мәрҗанинең 200 еллыгын бәйрәм итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк тантаналы чаралары турында Указ имзалады.

Дәвам »