Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIII Казан халыкара мөселман кинофестивален быел да традицион рәвештә Россиянең Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин ачып җибәрде.
Дәвам »Рубрика: Атна вакыйгасы
Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе татарлары белән очрашты.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, быел Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында «Милли шура» төзү турында карар кабул ителде, аның рәисе итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сайлап куелды.
Дәвам »
Татарстан Президенты Иркутск өлкәсе татарлары белән очрашачак
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эшлекле сәфәр белән Иркутск өлкәсенә барачак. 26 август көнне программа кысаларында, Иркутск өлкәсе татарлары активы белән очрашу узачак. Рәсми делегация составында республика Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та бар.
Дәвам »
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре документаль фильмнар күрсәтү белән тәмамланды
Мәдәният көннәренең ахыргы көнендә Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә татар халкының мәшһүр шәхесләренә багышланган фильмнар күрсәтелде. Көндезге сәгать 11дән кичке 7гә кадәр тамашачылар алты документаль фильм карадылар.
Дәвам »
16-19 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза
16-19 август көннәрендә Мәскәүдә елдагыча Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Дәвам »
VI съезд үзенең эшен тәмамлады
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үзенең эшен тәмамлады.
Дәвам »
Бүген съезд башлана!
Бүген 2 август - Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының беренче көне.
Дәвам »
Иртәгә Бөтендөнья татар конгрессы съезды эшен башлап җибәрә
2 август көнне Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды башланып китәчәк.
Дәвам »
Татар конгрессының 25 еллыгына китап чыкты
Басмада татар конгрессының чирек гасыр вакыт тарихына багышланган очерклар, истәлек-хәтирәләр, күпсанлы фотодокументлар урын алган.
Дәвам »
22 июль көнне VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе уза
22 июль көнне Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.
Дәвам »