tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе 2019елда IV Европа Сабан туе үтәчәк урын белән танышты
Татарстан делегациясе 2019елда IV Европа Сабан туе үтәчәк урын белән танышты

Татарстан делегациясе 2019елда IV Европа Сабан туе үтәчәк урын белән танышты

2019 елның 16 июнендә Эстония Республикасы Таллин шәһәренең Таммсаар паркында IV Европа Сабантуе үткәрү планлаштырыла. Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Эстониянең Таллин шәһәрендә узачак Сабан туе мәйданын карады. Делегация составында Әлмәт районы һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Эстония татар оешмасы вәкилләре бар.

Әлеге парк борынгыдан Татарри исемен йөрткән урам һәм шул исемдәге микрорайоны янында урнашкан. Алдагы өч елдагы кебек, IV Европа Сабантуен үткәрү өчен Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы җаваплы.

Узган Европа Сабан туйларында катнашучылар, социаль статуска карамастан, бәйрәмнең оештырылуына һәм эчтәлегенә югары бәя бирде. Безнең республика делегацияләренең Сабантуйларда катнашуы, һичшиксез, Татарстанның барлык татарларның рухи, тарихи үзәге буларак абруен ныгытуга хезмәт итә. Шулай итеп, чит илләрдә татар халык бәйрәменең абруе арта бара.

Белешмә өчен

2014 елның 7 июнендә Ригада (Латвия), “Рига – Европаның мәдәни башкаласы 2014” программасы кысаларында, “Чишмә” дип исемләнгән Латвия татар-башкорт мәдәни җәмгыяте инициативасы белән I Европа Сабантуе узды. Рига I Европа Сабантуен үткәрү урыны буларак очраклы гына сайланмады. Латвия башкаласы әле борынгы заманнардан ук бай мәдәни тормыш белән яши торган шәһәр, шуңа күрә аның 2014 елгы Европа мәдәни башкаласы булу хөрмәтенә лаек булды. Сабантуйда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнашты. Бәйрәм Рига Думасы, Россия Федерациясе Илчелеге ярдәме белән оештырылды. Сабантуйның үзәк сәхнәсендә Европа татарларын Рига Думасы Рәисе, Рига мэры Нил Ушаков сәламләде. Ул Сабантуйны: “Быел Рига Европаның мәдәни башкаласы гына түгел, Халыкара халык бәйрәме Сабантуй мәйданчыгы да булып тора”, – дип белдерде. Латвия Президенты Андрис Берзиньш бәйрәмдә катнашучыларга: “Бу әһәмиятле вакыйга бәйрәмне уздыру тарихында беренче тапкыр Европадагы күпсанлы татар җәмгыятьләрен берләштерде”, – дип сәламләү сүзләрен җиткерде. Сабантуйда Европаның 11 иленнән: Швеция, Польша, Венгрия, Германия, Бельгия, Чехия, Эстония, Литва һ. б. милләттәшләребез катнашты.

2015 елда Сабантуй эстафетасын Берлин шәһәре (Германия) кабул итте һәм 20 июнь көнне «Кицшпинне» социомәдәни үзәге бинасы янындагы паркта (Kiezspinne, Schulze-Boysen-Straße 38, 10365) II Европа Сабантуе узды. Бу бәйрәмдә Европаның 18 иленнән 150гә якын милләттәшебез катнашты. Бәйрәм фестиваль форматында ” Сабантуй – дуслык күпере»девизы астында үткәрелде. Бәйрәмнең төп оештыручысы – «Татарлар Дойчланд» мәдәниятара интеграцион үзәге (җитәкчеләре – Венера Вәгыйзова һәм Бари Дианов).

2017 елда Литваның татар җәмгыяте Бөек Литва кенәзлегендә татарлар җирлегенең 620 еллыгын билгеләп үтте. Бу вакыйга белән бәйле рәвештә Литва татарларының озак еллар тарихы һәм аларның территориясендә хәзерге вакытта яши торган дәүләтләрнең гомуми мәдәниятенә керткән өлеше өчен берничә чара үткәрелде.
2017 елның 1 июлендә юбилей чаралары кысаларында Литва Республикасының Вильнюс шәһәрендә III Европа Сабантуе узды. Чараның төп оештыручылары-немец татар җәмгыяте (рәисе – Таир Кузнецовас) һәм Вильнюс округы татар җәмгыяте (рәисе – Галина Мишинене). Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль районы башлыгы, Россиянең Литвадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе, Төркиянең Литвадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе, «Татнефть» ЯАҖ вәкилләре, Европа Берлеге, Украина, Белоруссия, Россия Федерациясе илләреннән ватандашлар, шулай ук шәһәр халкы һәм кунаклары катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*