23 ноябрь көнне Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының сайлап алу туры узды. Әлеге бәйгенең төп оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы хакимияте. Анда өлкәнең Иске Кулаткы, Яңа Спас, Чынлы, Николаевка, Сенгилей районнарыннан 11 кыз катнашты.



 
					
				 
 
			


















