tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2019-нчы елда яшьләр өчен мөфтият тарафыннан 19 проект тормышка ашырылды!
2019-нчы елда яшьләр өчен мөфтият тарафыннан 19 проект тормышка ашырылды!

2019-нчы елда яшьләр өчен мөфтият тарафыннан 19 проект тормышка ашырылды!

Диния нәзарәте тарафыннан яшьләр өчен 19 проект тормышка ашырылды. Мөфтият яшьләр сәясәте өлкәсендә үзенең эшчәнлеген әнә шундый нәтиҗәләр белән 2019 елны тәмамлый.

Иң мөһим башлангычлар рәтендә – Кышкы һәм Җәйге мөселман яшьләре форумнары, “Ислам. Беренче адымнар” бер көнлек мәктәбе, “Мөселман яшьләренең фикер алышу клубы”, “Мөслимәләр мәктәбе”, татар телендә “Яшь вәгазьче” дини бәйгесе, “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит”, “Чиста мәчет” хәйрия акциясе, джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм армрестлинг (кул көрәше) буенча Бөтенроссия берләштерелгән турниры, шулай ук ТР мөфтиенең волонтерлар һәм актив мөселман яшьләре белән очрашулары, ТР мөфтиенең махсус стипендияләре һәм башкалар.

Моннан тыш, 2019-нчы елда кайбер проектлар яңартылып камилләшү этапларын үтте, һәм, шулай итеп, яшьләр өчен проектларга “Яшь килен”, “Лекторий”, “IMAN”, хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курслар өстәлде.

Мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып тора. Бүгенге көндә ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары базасында меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14 яшьтән 80 яшькә кадәр. Волонтерлар ел саен традицион Республикакүләм ифтарны, Изге Болгар җыенын оештыруда, “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясен үткәрүдә, гошер сәдакасын җыюда һәм таратуда катнаша.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң нәтиҗәле яшьләр мәйданчыкларының берсе –  елына ике тапкыр мөфтият тарафыннан уздырылучы Мөселман яшьләре форумы. Мәгълүмати-белем бирү һәм фикер алышу проекты яшьләргә аралашу, белем үзләштерү һәм үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеген бирә. Форум традицион рәвештә гыйнвар һәм июль айларында Болгарда уза. Быел Кышкы мөселман яшьләре форумында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кырыктан артык егет һәм кыз катнашты, Җәйге форумда – 200 гә якын. Форумда катнашу өчен Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән киләләр.

Уңган-булганнарны, укуга сәләтле яшьләрне ачыклау йөзеннән һәм аларның мөмкинлекләрен киләчәктә файдалануны күздә тотып ел саен республикакүләм «Яшь вәгазьче» дини конкурсы үткәрелә, аның район этаплары Татарстанның 48 мөхтәсибәтенең һәрберсендә уздырылды. Ә бәйге исә быел республика дәрәҗәсендә икенче тапкыр үткәрелде. Гомумән алганда, анда имам, хәзрәт һәм укытучы булып эшләмәүче 15-тән 35 яшькәчә 30-га якын егет катнашты. Конкурс яшь буынга рухи һәм әхлакый-эстетик тәрбия бирү, халык алдында чыгыш ясау өчен сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм яшьләр мохитендә иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашыру максатыннан оештырыла.

«Мөселман фикер алышу клубы» һәм «Мөслимәләр мәктәбе» – 2016-нчы елдан уңышлы тормышка ашырыла торган яшьләр проектларыннан. 2019 елда алар яңарыш кичерде, шул рәвешчә “Лекторий” һәм “Яшь килен” проектлары барлыкка килде. “Лекторий” проекты мәйданчыгында танылган спикерлар катнашында биш ачык лекция һәм дискуссияләр үткәрелде, алар мәзһәбләр, секталар, дөньяви фәннәр, Дарвин теориясе, хәләл темасына багышланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәрбер лекциядә онлайн рәвештә 350-гә якын кеше катнашты.

“Мөслимәләр мәктәбе” проектының үзгәреш кичерүе шулай ук беркемне дә битараф калдырмады. “Яшь килен” курслары үзенә 50-дән артык гүзәл затны җыйды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Яшь килен” проекты мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырылды һәм татар халкының шәригать һәм гореф-гадәтләре күзлегеннән чыгып, никах темасына багышланган. 7 офлайн-очрашу һәм 6 онлайн-видеодәрес форматында катнашучыларга күптәнге милли традицияләр – бәби, бишек җыры, озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, ир һәм хатын, махра һәм гаилә килешүе, хатын-кызлар һәм ир-атлар психологиясе һ.б. турында сөйләделәр. Моннан тыш, мөселманнар милли ризыклар әзерләү, балаларны карау, кунакларны каршы алу буенча күнекмәләр алдылар. Татарстан мөфтиятенең яшьләр өчен булдырылган «Яшь килен» проекты мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырылды, ул шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышланды. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләделәр. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләү, бала карау, кунакларны каршылау буенча яңа күнекмәләр алды.

Мөселман егетләренә исә аерым клуб оештырылды – ир-атлар өчен «I’MAN» проекты. Бу яңа уникаль проект ир-атлар аудиториясенең күпсанлы сораулары буенча булдырылды. Әлеге проектта Ислам кысаларында шәхси һәм рухи яктан үсәргә әзер 18 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атлар һәм егетләр катнашты. Алар өчен атналык очрашулар, җитди практикалар, спорт һәм бик күп яңа дәресләр оештырылды. Очрашуларда көндәлек тормышның барлык өлкәләрен дә диярлек җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәдﷺ Сөннәте турындагы белемнәрне киңәйтү, чын мөселманга хас булырга тиешле әлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан бушану ысуллары турында сөйләделәр. Шулай ук кеше физиологиясе, мотивация һәм башка өлкәләр буенча профессиональ экспертларның чыгышлары узды.

Мөселманнарының күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча оештырылган проектлар арасында хатын-кызлар өчен үткәрелгән «Коръән укырга өйрәнәбез» экспресс-курслары да табылды. Хатын-кызлар өчен гарәп алфавиты, мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (Коръәнне кагыйдәләрне үтәп уку), Каләм Шәрифне укыганда туктау кагыйдәләрен өйрәтү буенча 6 дәрес үткәрелде.

Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылыгысыз өлеше. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы хезмәт итә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм ТР спорт министрлыгы һәм Татарстанның билбау көрәше федерациясе белән берлектә оештырылган Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир кебек спорт чаралары яшь мөселманнар арасында аеруча популярлык казанды. Моннан тыш, сәламәт яшәү рәвеше үрнәген шулай ук быел беренче тапкыр массакүләм төстә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәлектә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашкан Татарстан имамнары күрсәтте. Актив мөселман яшьләре республикада игълан ителгән «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларындагы программаны гамәлгә ашыруда да катнашты. Әйтик, Казанда мөселман һәм проваславие яшьләреннән торган катнаш командалар арасында дустанә матч узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшь мөселманнар ел дәвамында социаль-хәйрия эшчәнлегендә дә катнаштылар. Мәсәлән, “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” акциясендә казанлылар гына түгел, республика районнары да актив катнашты. Акция нәтиҗәләре буенча 10 тоннага якын кәгазь җыелды – акция үткәрүдән кергән барлык акчалар “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалауга тотылды.

Моннан тыш, дини мәгариф учреждениеләре шәкертләрен яхшы укуга өндәү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм киләчәктә аларны Татарстанда һөнәри эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан 2019-нчы елда иң яхшы 9 шәкерткә Мөфтинең еллык махсус стипендияләре тапшырылды, ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Татарстанның һөнәри мөселман уку йортлары (мәдрәсәләре) арасында республикакүләм олимпиада үткәрелде һәм җиңүчегә төп бүләк сыйфатында хаҗга юллама тапшырылды.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*