Бу көннәрдә без, Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре, «Яхшы гаиләләр янәшәдә» акциясе кысаларында Кулик авылында искитмәле гаилә белән очраштык. Һәм бу турында бик теләп якташларыбызга сөйләп китәргә булдым.
Рәбига белән Хәлит Мазгутовлар 60 ел бергә матур гомер кичерәләр. Алар икесе дә Ялутор районы, Кулик авылы балалары. 1963 елның май бәйрәмендә танышалар. Авылча матур гына очраша башлыйлар һәм 1964 елның август аенда Хәлит абый сөйгәне йортына яучы жибәрә. Ике яктан ата-аналары килешеп, 19 августта, гореф-гадәт буенча, никах укыла. 20 августта бизәлгән атларга утыртып кызны кияү йортына күчерәләр. Туйлары бик күңелле, тыныч үтә. Шулай итеп яшь пар гаилә тормышларын башлап җибәрәләр.
1965 елның сентябрендә беренче уллары Раил, ә 1969 елның июнендә кызлары Эльвира туа.
Хәлит абыйның балачагы сугыш елларына туры килә. Ялан аяк йөреп бакчадан өшегән бәрәңге жыюлар, тычкан тотып, тиресен хөкүмәткә тапшырулар – кыскасы, авылда нинди авыр эш бар, алар барысы да балалар һәм апалар өстендә була.
Армиядән хезмәт итеп кайткан егет автокранда эшләп, югары вольтлы линия сузуда катнаша. 45 еллык фидакарь хезмәте өчен Хәлит абый хөкүмәт тарафыннан күп төрле бүләкләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исеменә ия була.
Рәбига апаның да балачагы сугыштан соңгы елларга туры килә.
Әти-әниләр гел эштә булалар, ә өй хезмәтен балалар башкара – су ташу, бакчада түтәлләр казу, хайваннар карау, керләр юу, эне-сеңелләрне карау. Рәбига апа «Тюменьэнерго»да товаровед, экономист, пенсиягә чыгар алдыннан үзәк склад мөдире вазифасын башкара. 33 ел тырыш хезмәте өчен күптөрле Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Пенсиягә чыккач, Мазгутовлар Кулик авылында таштан өй салып, авылга кайтып төпләнәләр. Үзләренә зур хуҗалык булдырып, ат, сыерлар, сарык-кәжәләр, казлар, тавыклар үрчетәләр, умарталык тоталар. 2009, 2011 елларда бакчачылык эше буенча алар Ялутор районында 1 урынга лаек булалар. Бүгенге көндә Мазгутовларның 4 оныклары, 3 нәбәрәләре бар. Балалары, оныклары да югары уку йортларын тәмамлаганнар. Балаларының уңышларына, аларның иминлекләренә әби белән бабай шөкер итеп, тормышларына канәгать булып яшиләр.
Ильяс БАКИЕВ,
Ялутор районы, Аслана авылы.
Чыганак: “Яңарыш” газетасы