tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар көрәш бәйгесе узды.
Татар көрәш бәйгесе узды.

Татар көрәш бәйгесе узды.

14-15 декабрь көнне Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда татар милли спорт көрәше буенча Россия беренчелеге һәм Россия чемпионаты үтте. Журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә әлеге бәйгене оештыручыларның фикерләре :

 

Җәүдәт Миңнәхмәтов, көрәш буенча илкүләм федерация һәм Халыкара ассоциация президенты:

Россиядә генә калмыйча, 2024 елга спорт төре буларак Олимпия Уеннарына керү максаты куйдык. Ун ел вакыт эчендә, теләк булганда, Олимпиадага эләгеп була. Күптән түгел Лозаннада Олимпия Уеннары конгрессы узды. Без анда Азия Олимпия комитеты президенты шәех Әл-Сабах һәм Европа Олимпия комитеты президенты Патрик Хикки белән очраштык. Алардан теләктәшлек сорадык. Башта без аларның ярышларында үзебезне күрсәтү өчен кунак буларак кына чыгыш ясаячакбыз. Моның өчен көрәшчеләрне дә, хөкемдарларны да әзерләячәкбез. Алар белән эшләргә, тиешле шартларны үтәргә кирәк. Әлегә без моңа тулысынча әзер түгел. Шуңа күрә күп эшләргә кирәк. Бардың да көрәштең түгел бит. Ике елдан Көньяк Кореядә Универсиада, Бакуда Европа Олимпия уеннары була. Бу чараларның икесенә дә эләгергә телибез. Мондый көрәш барлыгын күрсәтеп, аралашып кына теләгәбезгә ирешә алабыз. Башка төбәкләрдә, илләрдә яшәүчеләрне бу спорт төре аша уңышка ирешеп буласын ышандырырга кирәк. Барысы да үзебездән тора. Бүген бу эшкә алынмасак, иртәгә теләгебезгә ирешеп булмаячак.

 

Ринат Закиров, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе:

Көрәшкә игътибар төбәкләрдә моннан ун ел элек кенә башланган эш. Башта читтә Сабантуйлар белән шөгыльләндек. Көрәш булмаса, Сабантуй була алмый, ниндидер күңел ачуга гына әверелә ул. Ә анда көрәшнең ни дәрәҗәдә икәнен күрдек. Егетләр уртага чыгып кулларына сөлге тотып бер-берсенә терәлеп торалар да, шуның белән вәссәләм. Аны көрәш дип тә атап булмый, халыкка да ошамый. Шуңа күрә мәсьәләгә алынырга тормыш үзе кушты. Бөтенроссия көрәш федерациясен оештыру фикере белән Җәүдәт Миңнәхмәтовка мөрәҗәгать иттек. Ул аның әһәмиятен аңлап, бу вазыйфага алынды. Нәтиҗәсен үзегез күрәсез. фотография Иң мөһиме анда татарлар гына көрәшми. Башка көрәш төрләрендә зур җиңүләр яуланган башка милләт егетләре дә бил алыша. Сабантуйлар мәсьәләсен хәл иттек. Әмма эш моның белән генә тукталмый. Җәүдәт Миңнәхмәтов хәзер бу мәсьәләне спорт яссылыгына күчереп, халыкара ярышлар оештыра башлады. Көрәшнең нигезендә татар халкының рухы ята. Спорт кына түгел бу. Мәдәният һәм сәнгать кебек милли байлыгыбызның бер өлеше. Аны бөтен дөньяга күрсәтергә мөмкин.

 

Хәлил Шәйхетдинов, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары:

Билгеле булганча, быел татарча көрәш спорт төрләренең ил¬күләм реестрына керде. Бу исә – яңа мөмкинлекләр пәйда була дигән сүз. Ә киләсе елдан “Россия¬нең спорт остасы” исеме бирү мөм¬кин¬леге дә булачак. Милли спорт төребезгә карата Җәйге Уеннардан соң да кызыксыну артты. Хәзер аны Кореядәге Универсиада программасына да кертү буенча эш алып барыла. Димәк, спортчыларга да, аларның тренерларына да кызык булачак. Шуңа күрә быелгы ярышка күбрәк команда килер дип өметләнәм. Икенчедән, башка төбәкләрдән килүчеләр хәзер инде сөлге тоту гына түгел, безнекеләргә каршы җитди көндәшлек тә күрсәтә. Аларны аерып та булмый хәтта. Әйтерсең, татарча көрәш белән инде күптән шөгыльләнәләр. Әле берничә ел элек кенә Татарстан белән Башкортстан көрәш¬челәре аерылып тора иде. Хәзер Төмән, Киров, Пермь, Удмуртия, Ульян егетләре дә келәмгә җиңәр өчен чыга. Башка милләт вәкилләренең дә татарча көрәш белән шөгыль¬ләнүе сөендерә. Әлбәттә, Татарстан вәкиле буларак безнекеләрне җиңдерәсе килә. Әмма бу очракта башкача фикер йөртәм. Чөнки читтән килгән егетләрнең җиңүе аларда көрәш¬не үстерү өчен башкарылган эшнең нәтиҗәсе бар һәм алга таба да эшләргә кирәк дигәнне аңлата. Көрәшнең үсеше аерым шәхес¬ләрдән тора. Әгәр дә алар берләшә, үзләренә фикердәшләр таба икән, ул спорт төре үсә. Кешеләр булмаса, өзеклек барлыкка килә. Моннан тыш, көрәшне кызыграк итү, кискенләштерү өчен кагыйдәләрне үзгәртү фикерләре дә бар. Универсиада вакытында шуңа игътибар иттем: калган көрәш төрләре белән чагыштырганда, безнеке кызыграк. Мин моны безнең көрәшчеләрнең көндәшләреннән остарак булганына гына бәйләмим. Безнекеләр генә түгел, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Монголия егетләре дә тик тормады бит. Димәк, кызык. Аны башкаларга да күрсәтә белергә кирәк.

 

Илнар Хөснуллин

 

 

2013 елның иң көчле көрәшчеләре

Яшьләр арасында

кг.  Чемпион  Төбәк

55 кг.   Алмаз Биккинин  Татарстан

60 кг.   Булат Юнысов  Татарстан

65  кг.  Марсель Сафиянов  Чуашстан

70 кг.  Рафил Низаметдинов  Татарстан

75  кг. Артур Зөлкәрнәев  Башкортостан

80 кг. Рәсүл Бәширов Башкортостан

85 кг. Шамил Ямилов Башкортостан

90кг.  Ирек Шаяхмәтов Татарстан

90+кг.  Ринат Дәүләтшин Татарстан

Зурлар арасында

60 кг. Ирек Заһриев Татарстан

65 кг. Рәмил Синәкәев Татарстан

70 кг. Руслан Нургалиев Татарстан

75 кг. Илдар Гыйниятуллин Татарстан

80 кг. Наил Мөхәммәтҗанов Башкортостан

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*