tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алсу Садретдинованын тәүге китабы дөнья күрде.
Алсу Садретдинованын тәүге китабы дөнья күрде.

Алсу Садретдинованын тәүге китабы дөнья күрде.

Буа шәһәренен Туган якны өйрәнү музеенда “Аккалфак”оешмасынын актив  әгьзасы Алсу Садретдинованын тәүге китабы дөнья күрде. Китапны тәкьдир итү чарасына ТР Язучылар берлегеннән ТР  атказанган сәнгать эшлеклесе Рәфис Корбан,язучы, драматург Рәдиф
Сәгьди ,язучы- шагыйрә Гөлнур Айзатуллова һәм иҗатка якын кешеләр җыелган иде. Чараны 40 ел Үзәк китапханәдә эшләп чыккан, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Кәүсәрия Әүхәди кызы Әхмәтова алып барды.Алсу ханымнын уй-хисләре, кичерешләре белән язылган шигырьләр саны меннән артып киткән китапта исә 300 ләп шигыре урын алган.Төрле темаларга язылган алар,һәрберсен күнеле аша үткәрә шагыйрә.Тәкьдир итү кичәсендә өр- яна шигырләре укылды,көйгә салынган җырлары бергәләп җырланды. “Аккалфак”лы Алсу ханымга яна унышлар,яна мөмкинлекләр телибез! Китапта “Ак калфак”лар максаты исемле шигыре дә урын алган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*