tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан укытучылары Бөтендөнья татар конгрессында кунакта
Башкортстан укытучылары Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Башкортстан укытучылары Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Бүген, 25нче апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессына Башкортстан Республикасыннан зур делегация килде. Алар Башкортстанның төрле район-авылларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Фәнис Данис улы сәламләде.

“Газиз милләттәшләр, Башкортстаннан милләткә хезмәт итүчеләр. Монда Туймазы, Ярмәкәй, Бәләбәй, Шаранлыларны да күрәм, таныш йөзләр. Бүгенге очрашуны да җанлы әңгәмә форматында үткәрергә тәкъдим итәм. Безнең бина татар халкын бер йодрыкка туплый, ул Казанның нәкъ уртасында урнашкан. Сезне күрүебезгә шатбыз”, — диде ул үз чыгышында.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы кунакларны төбәк тарихы буенча эшчәнлек алып барып китаплар язарга, шушы юнәлеш буенча конференцияләрдә катнашып, тәҗрибә уртаклашырга чакырды.

Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Халиуллин Алмаз Фирдәвес улы Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче оешмалар, проектлар белән таныштырды.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы үз чыгышында укучыларны кечкенәдән үк “Татар кызчыгы, татар малае”, үсә төшкәч “Татар кызы, татар егете” бәйгеләре аша тәрбияләргә өндәде. Шушы юнәлештә укытучыларны хезмәттәшлеккә чакырды.

Башкортстан кунакларын бик бай эчтәлекле программа көтә. Иртәгә алар Арча районы Кырлай авылында узачак шигырь бәйрәмендә дә катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*