tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Берәүгә дә охшарга кирәкми»
«Берәүгә дә охшарга кирәкми»

«Берәүгә дә охшарга кирәкми»

Белешмә: Рәссам Радик Мусин 1989 елда Башкортстанның Борай авылында туган. Уфа сәнгать училищесын тәмамлый. 2011-2014 елларда Уфаның З.Исмәгыйлев исемендәге дәүләт сәнгать академиясендә белем ала. Аннан Уфаның «Богемика» шәхси дизайн мәктәбендә рәсем, сынлы сәнгать дәресләрен һәм «Радикаль сынлы сәнгать» авторлык курсын алып бара. Бүгенге көндә Мәскәү каласында яши һәм уңышлы иҗат итә. Аеруча этник темадагы сурәтләре белән танылды.

Мин иҗади гаиләдә үстем

Әтием Ридус инде бакыйлыкта, ә әнием Ләлә – музыка буенча тәрбияче, әбием Наилә дә музыка өлкәсендә хезмәт итте, башлангыч сыйныфлар укытты. Ә менә әниемнең бертуганы, Җәмил Әхмәтгалиев – чын рәссам. Ул безгә ялга кайтканда, аның ничек итеп рәсемнәр ясавын карап торырга ярата идем. Аннары рәсемнәрен дус малайларга алып чыгып күрсәтәм дә: «Менә нәрсә ясадым!» – дим, ә алар: «О, бигрәк матур ясагансың!» – дип исләре китеп карап торалар иде.

Аларның ихлас соклануларыннан күңелемә бик тә рәхәт булып китә. Җәмил абый кебек оста ясый белмәсәм дә, көннәрем барыбер рәсем ясап үтә иде. Әнием унике битле шакмаклы дәфтәр бирә дә: «Улым, рәсемнәр яса әле!» – ди. Дәфтәр бераздан рәсемнәр белән тула, әни тагы кәгазьгә нидер сызгалый һәм шуларны берәр образ килеп чыгарлык итеп үзгәртергә куша. Алары да барып чыга иде, әлбәттә! Тик мин сынлы сәнгать мәктәбендә түгел, ә музыка мәктәбендә белем алдым, фортепиано классын тәмамладым һәм киләчәктә музыкант булам, дип хыялландым. Әмма әти-әнием моңа каршы булды, алар теләгенә каршы килмичә, Уфа сынлы сәнгать училищесына укырга кердем, ләкин мине монда сынлы сәнгать юлындагы беренче сынау көтеп тора булып чыкты.

Училищега керү өчен имтихан тапшырырга туры килде, чөнки рәссамлыкта махсус белемем юк иде

Андый карар белән кабул ителүчеләр өчәү идек. Ел буе бик тырыша торгач, берүземне генә II курска күчерделәр. Училищены яхшы яктан гына искә алам. Чөнки анда остаханәләрдә рәсем ясый идек тә, янәшәдәге интернатка йөгереп кереп, ашап чыга һәм тагы төнгә кадәр рәсем ясарга әзер идек! Шушындый иҗади атмосфера иде анда. Каникулга таралышсак та, бик сагыныша идек. Укытучыбыз бик яхшы мөгаллим, ул безгә әллә кайчан яшәп иҗат иткән рәссамнар турында сөйли, ә безнең аларга охшыйсыбыз килә! Аннан соң аңладым инде: берәүгә дә охшарга кирәкми, иҗатта үз юлың табу мөһим!

Мин портрет жанрында күп ясыйм

Хезмәтләремнең күбесен рәсем линияләрен бик төгәл итеп китереп чыгара торган линер ярдәмендә башкарам. Портретлар ясауга килү тарихым озынрак:

Училищедан соң, яшьлек максимализмы белән, Санкт-Петербург шәһәренә юнәлдем. Ниятем А.Л. Штиглиц исемендәге дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясенә укырга керү иде, әмма ул тормышка ашмады. Шулчак бик моңсу булды, шәһәр дә бик ошаган иде, югыйсә. Уфага әйләнеп кайттым һәм Уфаның «Богемика» шәхси дизайн мәктәбендә дүрт ел буе «Радикаль сынлы сәнгать» курсын алып бардым. Укыттым һәм шул ук вакытта үзем дә Уфаның З.Исмәгыйлов исемендәге дәүләт сәнгать академиясендә укыдым. III курстан соң үз теләгем буенча гариза язып, әлеге академиядән киттем, тагы Питерга юл тоттым. Гаҗәеп ауралы, зур һәм борынгы шәһәрдә бихисап күргәзмәләр карап, иҗат итәргә булдым. Анда – сынлы сәнгать, архитектура, анда – музыка…  шәһәрнең үзенә тарту көче бар. Җитди портретлар ясый башлавыма шул тәэсир итте.

Әмма Санкт-Петербургта син үзең дә, иҗатың да беркемгә кирәкми…

Моны аңлау авыр булды. Бу шәһәр – гомумән, башка организм, анда син, әйтерсең, бик зур ярышта. Чөнки Питерга бар илдән генә түгел, хәтта чит дәүләтләрдән дә килгән иҗатчылар җыела… Шуңа күрә ул вакыт Уфадан алган заказлар бәрабәренә генә көн күрдем. Хәтта Казанга кайтып китәргә дә җыендым. Әмма шәһәр мине тоткарлады, чөнки нәкъ шул көннәрдә җырчы С.Шнуров үзенең зур күргәзмә әзерләве һәм рәссамнар җыйнавы хакында игълан итте. Җитмеш кеше арасыннан җырчы нибары өч иҗатчыны сайлап алды, шул исәптән мине дә. «Эрарта»дагы күргәзмәдә катнашу тәҗрибә тупларга булышты. Чөнки «Сәнгать эрасы» дип тәрҗемә ителгән бу музей Санкт-Петербургның беренче заманча сәнгать музее, өстәвенә ул әле Васильев утравында ук урнашкан, аңа тамашачылар да күпләп йөри. Ярты ел буе әзерләнгән күргәзмә өчен унбиш картина яздым, әмма бу мине рәссам буларак танытмады. Ләкин ул күргәзмәне бераздан башкалада да ачкач, Мәскәү энергиясе шул чактагы күңелем халәтенә туры килде һәм мин Мәскәүдә калдым. Үз стилем бар. Шушы ясау стилемне ошатучыларның теләге буенча хезмәт куям. Эшләрем чит илләргә дә китә.

Әлбәттә, мин Казанга да гашыйк!

2014 елны беренче тапкыр Казанны күргәч, исем китте: кибеттә дә, урамда татарча сөйләшәләр… Читтә яшәгәндә,  тамырларың киселгәндәй, татарлыкка бик сусыйсың икән. Казанны бик ошатсам да, биредә кала алмадым, чөнки мәдәни чаралар аз, күргәзмәләр сирәк. Чит илгә китәчәк картиналарга бәяләмә бирүче белгечләр дә бары тик башкалада гына, шуңа күрә менә бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итәм. Әмма анда да күңелгә нәрсәдер җитми… Бәлки, музыка дөньясы? Кайчандыр джаз музыкасын уйнап, блюз җырларга хыялланган идем бит. Ләкин мин инде башым белән рәссамлыкка чумдым. Шулай да берәр концертка барсам, урындыкта тик кенә утыра алмыйм: «Их, йөгереп чыгарга иде дә, фортепиано артына утырып, уйнап җибәрергә иде!» – дим. Фортепианода яхшы уйныйм, алардан да ким уйнамас идем әле!

Серияләр иҗат итү холкыма туры килми

Бер темага утызга якын картина, рәсем ясап утыру авыррак. Әмма кайчак шундый тәкъдимнәр була. Мәсәлән, «Мәдәни шау» дип аталган, кайчандыр Җирдә яшәгән татар милләтле, атаклы шәхесләргә багышланган серия ясау тәкъдименә ризалаштым. Бу серия Румыниядәге Татар мәдәнияте көннәре кысаларында күрсәтелде. Әлеге сериягә караган Сөембикә образы да татарлыкка сусаудан тугандыр. Ханбикә өчен туры килүче образны Мәскәү метросында барганда күреп алдым. Вагонда бер кызга игътибар иттем, ахрысы, ул скипкачы һәм төрки милләтле кыз иде… «Бер яңа сериям өчен ханбикә образына туры киләсез, сезне фотога төшереп алырга рөхсәт итегезче», – дидем, ул каршы килмәде. Сөембикә образы шулай туды.

Ирекле рәссам булырга теләгән яшьләргә киңәшем шул: күңелегездә үз шәһәрегез образын тудырыгыз

Дөньяда нинди мәдәни чаралар, күргәзмәләр уздырыла, аларны белеп торыгыз. Кайсында катнашырга теләвегезне дә аныклагыз. Үз юлыгыз табарга ул, һичшиксез, ярдәм итәчәк! Һәм, әлбәттә инде, тырыш булуыгыз сорала. П.Пикассо да бит юкка гына: «Илһам килгәндә, ул мине эш вакытында таба», – димәгән.

Миңа кайсы гасырда яшәр идең, дип сорасалар, беркайсында да теләмим, дияр идем. Чөнки мин шушы уңайлыкларга күнеккән инде. Буяуларны да кибетләргә барып кына аласым килә. Узган гасырлардагыча тау-таш араларында рәссамлыкта кирәкле ташлар, минераллар эзләп йөреп, аларны порошок итеп уып, башка компонетлар кушып, буяулар ясап утырасым килми. Аннан соң үз көнемне телефонсыз күз алдыма да китерә алмыйм. Әмма әгәр дә кайсы да булса гасырга ялга барып кайтырга тәкъдим итсәләр, ике дә уйламыйча, 1950-1960 еллардагы Америка Кушма Штатларына барып кайтыр идем. Чөнки ул чакта мин яраткан музыкантлар һәм рәссамнар яшәгән… Әлеге чордагы Энди Уорхол фабрикасын күрер идем, The Doors, The Velvet Underground рок-төркемнәре, җырчы Дженис Джоплин концертларын тыңлар идем…

Зилә Нигъмәтуллина

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*