tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында журналистлар белән очрашу башланды
Бөтендөнья татар конгрессында журналистлар белән очрашу башланды

Бөтендөнья татар конгрессында журналистлар белән очрашу башланды

Әлеге минутларда Татар конгрессы бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында матбугат конференциясе уза.

Искәртеп узабыз, чара Бөтендөнья татар конгрессының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау максатыннан оештырылды.

Биредә ел әйләнәсендә Татар конгрессы белән актив эшләгән Татарстан журналистлары, шулай ук Россия регионнарындагы татар гәҗитләре корреспондентлары, Яңа гасыр телеканалының корпункт җитәкчеләре һәм чит илдәге татар журналистлары да катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*