tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуаш милләтеннән булган Альбина Абитова: “Бер-береңне хөрмәт иткәндә генә гаилә нык була”
Чуаш милләтеннән булган Альбина Абитова: “Бер-береңне хөрмәт иткәндә генә гаилә нык була”

Чуаш милләтеннән булган Альбина Абитова: “Бер-береңне хөрмәт иткәндә генә гаилә нык була”

Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында яшәүче Альбина Абитованы күпләргә үрнәк итеп куярлык. Чуаш милләтеннән булган бу ханым,  татар гореф-гадәтләрен дә яхшы белә, үзенекен дә онытмый. Альбинаның татар гаиләсенә килен булып төшүенә  31 ел икән инде. Күпләр аны татар эстрасы җырчысы Азат Абитовның әнисе буларак белә.  –  Әтием белән әнием – чуашлар. Алар миңа 3-4 яшь чагында Себергә күченгән. Балачак елларым шунда үтте.  Без гаиләдә биш бала идек. Иң олысы – мин. Аннары ике сеңлем, ике энем бар, – ди ул. – Мәктәпне тәмамлагач, кире Чувашиягә кайтып мәдәни-агарту училищесына укырга кердем. Биредә булачак иремне очраттым. Фәритне бер күрүдә яраттым.  4 ел бергә очрашып йөрдек тә гаилә кордык. Әти-әнием, ул татар кешесе дип каршы килмәде. Киресенчә, үз кешеңне тапкансың икән, бәхетле бул, диделәр. Мөгаен, Фәритемнең киң күңелле кеше икәнен абайлаганнардыр.

1990 елда мин Шыгырданга килен булып төштем. Ул чакта Фәрит абыйның әти-әниләре исән булмый. Киленне аның олы абыйсы Рәис белән, җиңгәләре Сания каршы ала. Яшьләр алар белән бер түбә астында яши башлый.   – Ул чакта татарча “мин сине яратам”нан башка бернинди сүз белмим. Ике атна яшәгәннән соң кайбер сүзләрне аңлый башладым. Улыбыз Раил тугач, телне тиз өйрәндем. Балага тәрбия бирәсем, аны үстерәсем бар бит! Әнә шул хис тиз арада татарча өйрәтте. Бөтен көчемне куйдым. Әле ул чакта да Рәис абыйларда яши идек. Бер йортта ике гаилә, ике бала. Шулкадәр тату яшәдек. Мин иремнең абыйсына һәм җиңгәсенә бик рәхмәтле. Тормыш көтәргә дә алар өйрәтте. Шушы йортта Раил, аннан соң Азат туды. Дүрт ел бергә яшәгәннән соң, йорт салып чыктык. Өй төзегәндә дә иремнең туганнары ярдәм итте, – ди Альбина ханым. – Раилебез өйләнде, безнең белән бергә яшиләр. Киленебезне бик яратабыз. Ике бала үстерәләр. Азат белән Гөлсиринне дә беләсез инде. Алар өчен дә сөенеп торабыз. Мин Гөлсиринне үзебезгә буласын әллә кайчан белдем. Казанга “Гөлсирингә өч кияү” дигән концертка килдек. Карап-карап утырдым да, Фәриткә борылып: “Монда Гөлсирингә безнең Азат кына туры килә”, – дидем. Аллаһы Тәгаләнең амин дигәненә туры килгән.

Җырчы киленебезне бик яраттык. Үзем дә сәнгать өлкәсендә кайнагач, миңа җырчылар бик якын. Телефоным шалтыраганда да, будильникта да Азат белән Гөлсириннең җырлары тора. Улларым белән таныштырдым, инде төпчегем Эльвина турында да әйтим. Ул 10 нчы сыйныфта укый, бик тырыш, сәнгать сөючән бала. Бәхетле булсын, берүк. Альбина ханым балалар үстергәндә, аларны татар җанлы итеп тәрбияли. Динне, телне, гоеф-гадәт, йолаларны өйрәтеп үстерә. Үзе дә бөтен күңеле белән татар дөньясына чума. Кияүгә чыкканда ук, ислам динен ала. – Әнием ягыннан бабам укымышлы иде. Христиан динен тоты. Мин кияүгә чыкканда, ирең нинди диндә, син шунда булырга тиеш дигән акыллы киңәшен бирде. Фәритне яратканмын икән, телне дә, динне дә яраттым.  Минем сеңлем дә татарда кияүдә. Беребез Шыгырданның бер башында, икенчебез икенчесендә яши. Аны кияүгә биргәндә, ирем үзебездә никах үткәрик диде. Матур итеп, бөтен йолаларга туры китереп кияүгә бирдек, – ди ул. – Шыгырдан – татарның милли йолаларын саклап яшәүче авыл. Бездә туйлар әле дә өчәр көн бара. Үзем дә 13 ел буе мәҗлесләр алып барам. Баштарак без Азат улым, ирем белән бергә эшләдек. Хәзер Азат Казанда булгач, Раил улым аны алыштыра. Азатның Ваһапов фондына эшләвенә бик горурланабыз.  Форсаттан файдаланып, аны күреп алып, үзләренә чакырган Рифат Фәттаховка чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Азат биредә үз юлын тапты, Гөлсиринле дә булды.   Ә безгә авылда рәхәт. Музыка мәктәбендә балаларга баян дәресләре дә укытам әле мин. Шыгырданны күпләр ярата. Безгә Казаннан күченеп кайтып яшәүчеләр дә күп хәзер. Күңелебез киң, һәр кешегә урын җитә. Альбина ханым сүзләренә караганда, Шыгырдан туйлары бигрәк күңелле уза икән. Башта кыз өендә никах уздыралар.

Аннары егет өендә беренче көнне әбиләр чакырып аш уздыралар. Шул көнне кичкә олылар җыелып, туй итә. Иртәгесен тагын туй. Урта яшьләрдәге кунаклар җыела. Өченче көнгә яшьләр язылыша һәм кичкә яңадан аларның дус-ишләре белән туй уза. Мәҗлесләргә 200-300ләп кунак җыела икән. Тагын бер күркәм гадәтләре бар –  Кунакка килгән кешләрне махсус арбага утыртып урам әйләндереп кайталар икән. Альбина  ханымнан мишәрләр арасында яшәү читен түгелме дип тә сораштырам. Ә ул елмаеп кына җавап бирә. -– Иремнең хөрмәт итүе, яратып яшәве, ныклы терәк булуы аркасында мин бер генә салкын караш та сизмәдем. Ирем ягы туганнары шулкадәр бердәм, тату. Алар да яратып якын итеп тора. Үзем  дә бик хөрмәт итәм. Ирдән бәхетем булды минем. Аллаһы Тәгалә юлымда Фәритне очраткан өчен мең рәхмәтлемен.  Тормышта нинди генә кыен чаклар булса да, бергәләп җиңеп чыгабыз. Ул миңа терәк, мин аңа терәк. Бергәләп, аңлашып яшәгәч,  бик рәхәт. Шөкер, балаларыбыз игелекле булды. Әти-әнине хөрмәт итеп торалар. Бездә әти сүзе закон. Ул ничек әйтә, шулай була. Тагын шунысы да бар – алар да үз сүзләрен әйтәләр. Һәрвакыт уртак фикергә киләбез. Һәр нәрсәнең асылында татулык ята, – ди ул. – Үз туганнарым белән йөрешәбез. Туган авылыма кайчан кайтасым килсә, шунда ирем алып бара. Туганнар бер йодрык булып яши.  Балалар мәктәптә чуаш телен үзләштерде, өйдә күбрәк татарча сөйләшә идек. Азатның сольный концертында миңа багышлап чуашча җыр башкаруы – мине елатты да, горурландырды да. Димәк, дөрес тәрбия бирелгән, балаларым ике милләткә дә хөрмәт белән карый.

Сүз уңаеннан, улы Азат концертларның берсендә әнисенә атап махсус чуаш телендә җыр да башкара әле! Ана кешенең, әлбәттә, моннан күңеле тула… Кода-кодагыйлар белән дә матур яшибез. Әле менә Мамадыш ерак дип тормыйбыз, йә кодагыйларыбыз үзләре килә, йә без барабыз. Аралар якыная икән ул. Хәзер юл ераклыгы сизелми дә. Безгә иң мөһиме – балалар тату торсын! Алар матур яшәсә, без бәхетле. Үзләренең безгә булган җылы карашы, игелекләре аларга да әйләнеп кайтсын дип телим. Әни догалары кабул булмый калмас!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

100tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*