tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант”ны хәтта Пиреней ярымутравында яздылар!
“Татарча диктант”ны хәтта Пиреней ярымутравында яздылар!

“Татарча диктант”ны хәтта Пиреней ярымутравында яздылар!

Агымдагы елның 10-12 сентябрь көннәрендә “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. Ул ел саен берьюлы Россия күләмендә һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә үткәрелә.

Әлеге чара татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.

12 сентябрьдә “Татарча диктант”ка Пиреней ярымутравында гомер итүче милләттәшләребез кушылды. “Пиреней ярымутравы территориясендә төрки халыкларының татар-башкорт ассоциациясе” президенты Айсинә Әхмәдиева хәбәр иткәнчә, быел акциядә оешманың 6 әгъзасы катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*