tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Исхаков: «Татар халкы эчендә барган этник процесслар җитәрлек өйрәнелмәгән»
Дамир Исхаков: «Татар халкы эчендә барган этник процесслар җитәрлек өйрәнелмәгән»

Дамир Исхаков: «Татар халкы эчендә барган этник процесслар җитәрлек өйрәнелмәгән»

Галим Дамир Исхаков (1997 елның гыйнвар саны) «Мирас» журналына биргән интервьюсында (1997 елның гыйнвар саны) себер татарларының аерым халык түгел, ә татар милләте итеп карарга кирәклеген дәлилләр белән аңлата. Әлеге әңгәмәне Интертат укучыларына да тәкъдим итәбез.

Соңгы вакытта кайбер галимнәр тарафыннан себер татарлары үзенә аерым этнос (халык) һәм алар татар милләте составына кермиләр, дигән фикерләр әйтелде. Шундый ук караш Көнбатыш Себердәге формаль булмаган оешма лидерлары тарафыннан кабатланып, аерым оешмаларның программаларында да чагылдырылды.

Мондый фикерләр барлыкка килү юкка гына түгел. Беренчедән, татар халкы эчендә барган этник процесслар, шул исәптән хәзерге чордагылары да, җитәрлек өйрәнелмәгән. Икенчедән, тоталитар җәмгыять чорында үзенчәлекле иҗтимагый-психологик мохит формалашты. Аның нигезендә тарихны идеологик күзлектән чыгып берьяклы өйрәнү ята. Шушы сәясәтнең нәтиҗәсе буларак, татарларның кайбер катлауларында һәм аерым төркемнәрендә милләттән «аерылып чыгу» (исем үзгәртү юлы белән яисә башка чаралар ярдәмендә) теләге туды. Татар халкының аерым этник төркемнәре яшәгән төбәкләрдә барлыкка килгән формаль булмаган оешмалар идеологлары шушы теләкне тормышка ашыру өчен еш кына этник төркемнәрнең татар милләтеннән үтә «аерымлыгын» күрсәтергә тырышалар. Ә моның өчен я Идел-Урал буе (Казан) татарларын «колонизаторлыкта», җирле мәдәниятне «эретеп йотуда», «җимерүдә» гаепләү кулланыла, яисә «чал тарихка» мөрәҗәгать ителә (еш кына ике ысул да яраклы дип табыла).

Бу мәкаләдә без себер татарларының тарихи демографиясенә бәйле рәвештә аларның Идел-Урал буе татарлары белән 17-20нче йөзләрдәге этник контактларына тукталырга уйлыйбыз. Безнең төп бурыч — татар халыкының төрле төбәкләрдә яшәүче этник төркемнәрнең бер-берсенә бәйсез рәвештә үскәнлеге турындагы фикерләрнең ни дәрәҗәдә тарихи чыганакларга нигезләнгән булуын ачыклау.

Себер татарларының XVIII–XX йөз башларындагы сан үсеше

1719-1912 еллар арасында себер татарларының саны 3,4 тапкырга үскән. XVIII йөздә уртача еллык үсеш 0,5% булган. Бу гасырның беренче яртысында уртача еллык үсеш 0,3% булса, XIX йөзнең икенче яртысында ул күрсәткеч 1,1%ка җитә. Мондый сикерешнең үз сәбәпләре бар. Беренче чиратта ул Көнбатыш Себергә Идел-Урал төбәгеннән татарларның күчеп килүе белән бәйле. Менә шушы күчеш мәсьәләләренә тулырак тукталып китик.

XVII–XVIII йөзләрдә Идел-Урал буе татарлары белән Себер татарлары арасындагы элемтәләр

XVII йөздә ике төбәктә яшәүче татарлар арасындагы бәйләнешләр турында Ф.Т.Вәлиев шактый тулы итеп язган иде. Аның язганнарын кабатлап тормыйча, кайбер яңа фактларга тукталыйк. Әйтик, бу галим себер татарлары арасына XVII йөздә үк кереп киткән, башкортлардан дип саналган «терсәкләргә» игътибар иткән иде. Ләкин язма чыганаклардан күренгәнчә, бу төркем вәкилләре инде Казан ханлыгы чорыннан ук Иж елгасы тирәсендә яшәгәннәр. Соңга табарак алар Пермь якларындагы татарлар белән бәйле булалар. Ә инде XVII йөз башларында Пермь татарларының Төмән якларына күчүләре бәхәссез: документлардан күренгәнчә, 1630 елны Өфе елгасының югары агымы тирәсендә яшәүче татарлар (терсәкләр) Төмән өязенә качалар.

XVII гасырда ук инде Тобол һәм Томск шәһәрләрендә Идел буеннан күчкән татарлар яши. XVII–XVIII йөзләрдә аларның саны әле зур булмый. Ләкин XVIII гасыр ахырларында күчеп килүче татарлар Көнбатыш Себер шәһәрләрендә яшәүче барлык татарларның ¼ен тәшкил итәләр. XVIII–XIX йөзләр чигендә Тобол өязенә Казан, сембер һәм Өфе якларыннан шактый күп татарлар күчеп килә. Ләкин бу күченү процессы бер генә юнәлештә — Идел-Урал буеннан Себергә таба гына бармый. Себердән көнбатышка да хәрәкәт була.

Аерым чыганаклардан күренгәнчә, XVII гасырда себер татарлары Уралның көнбатыш якларына үтеп керәләр. Күчешнең тагын бер үзенчәлекле төре — себер татарларының Урта Идел буенда Касыйм ханлыгында урнашулары. Бу соңгы күчеш турында Ф.Т. Вәлиев язган иде инде, ләкин тулы итеп түгел. Әйтик, ул себер татарларының Касыйм ханлыгына күчүләрен 1614 елны Күчем ханның оныгы Арсланның Касыйм тәхетенә утыртылуыннан башлый. Әмма аннан элек тә Касыйм ханлыгында Себер татарлары яшәгәнлеге билгеле. Мәсәлән, 1586 елны Касыйм ханы Мостафа-Али белән «Себер царевичы» — Мәмәткол солтан искә алына. Бу Күчем ханның якын туганы булган һәм 1582 елны урысларга әсир төшеп, 1618 елны Касыйм шәһәрендә үлгән.

1598 елны Арслан Солтан белән берлектә Күчем ханның гаилә әгъзалары һәм шактый күп туганнары урысларга әсирлеккә эләгеп, аннан соң Касыймга җибәрелә. XVIII йөздә дә аерым төркем себер татарлары Уралдан көнбатыш якларга күчкәннәр. Мәсәлән, Илен Йорты дигән авыл шулай барлыкка килә.

Билгеле, мондый элемтәләр нәтиҗәсез калмаган, себер татарларының тобол-иртыш төркемен 1990 елда өйрәнгәндә кайбер җирле татар авылларында Идел-Урал буе татарларына хас булган мәдәният үзенчәлекләре табылды. Тикшерә торгач, халык хәтерендә көнбатыштан күчеп килүләр турында аерым хәбәрләр дә сакланганлыгы ачыкланды. Бер яктан, бу иртә күчүчеләр себер татарлары эчендә «йотылганнар». Шуның белән бергә, бу гади генә «эреп бетү» булмаган, чөнки ике төбәктә яшәүчеләр арасында уртак этник мохит оешу барган.

XIX–XX йөз башларында Көнбатыш Себер һәм Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарларның үзара бәйләнешләре

XIX гасырның икенче яртысында-XX гасыр башларында Көнбатыш Себергә Идел-Урал якларыннан татарларның шактый актив күчеше күзәтелә. Күчеп килүчеләр авыл җирендә дә, шәһәрләрдә дә төпләнә. Бу күчешнең масштабларына җитәрлек бәя бирелми. Мәсәлән, Н. А. Томилов, С. К. Патканов мәгълүматларына таянып, XIX гасыр ахырында күчкән татарлар Көнбатыш Себердәге барлык татарларның 17%ын тәшкил иткән дип саный. Ләкин, беренчедән, С. К.Паткановның үзенең фикерен китерик: «Себер татарларының җирле иногородецларга һәм… күчеп килүчеләргә бүленүе якынча гына дөрес…», чөнки «күчеп килүчеләр үзләренең кабиләдәшләре бераз үзара ассимилияцияләнгән». Димәк, С. К. Патканов саннарына таянганда шактый зур саклык кирәк.

Икенчедән, XX йөз башында да татарларның Көнбатыш Себергә күчү процессы дәвам иткәнлеген истән чыгармаска кирәк. Патканов саннары буенча да күчеп килгән татарларның саны XIX йөз ахырында 11,8 мең булса, 1912 елга аларның саны 13-13,6 меңгә җитә («җирле» себер татарларының бу вакыттагы саны якынча 62 мең). XIX гасыр ахырына күчеп килүче татарлар җирле татар авылларының яртысында диярлек яшиләр, аерым авыллар булып та утыралар. Инде шушы вакытта ук бу ике төркемнең үзара якынаюы өчен шарталр җитлеккән була. Аларның бер дин тотканлыкларын да онытмыйк.

Идел-Урал буе татарларының Көнбатыш Себердәге татар шәһәр төркеме оешудагы роле аеруча игътибарга лаек. XIX гасыр чигендә татарларның бу төбәктәге шәһәрләрдә яшәүче катлавы шактый арта. Томскида — 1,6 мең, Тарада — 0,6 мең, Төмәндә — 0,4 мең, Тоболда — 0,4 мең. Шәһәр татарларының күпчелеген Идел-Урал ягыннан килгән татарлар тәшкил итә

Бу соңгы дәвердә Идел-Урал буе һәм себер татарлары арасында нинди этник һәм этник-мәдәни мөнәсәбәтләр урнашкан соң?

Иң башлап, ике арада этник якынаю күзәтелә. Күп очракта бу якынаюның нигезендә этник кушылу ята. Югарыда бараба татарлары буенча кайбер мәгълүматлар китерелде. Башка төркемнәргә карата да шундый ук фактларны күрсәтергә була.

Шулай ук Идел-Урал якларыннан күчүче татарлар себер татарларына карата үрнәк төркем ролен уйныйлар. Бу күренешнең үз сәбәпләре бар. Беренчедән, шәһәрләрдә күпчелекне тәшкил иткән «европалы» татарлар шәһәр мәдәниятен таратучы буларак авыл татарлары өчен үрнәккә әйләнәләр. Икенчедән Идел-Урал буенда яшәүче татарларның социаль-икътисади үсеш темплары зуррак булып, милләт өчен хас мәдәният аларда иртәрәк формалаша. Көнбатыш Себердә урнашкан татарлар җирле төркемнәр өчен «үрнәк» ролен уйный. Мода, мәсәлән, Казан ягыннан килгән. Күчеп килүчеләрдән себер татарлары төрле йолалар, лирик җырлар һәм кайбер башка фольклор жанрларын кабул итәләр. Шундый ук йогынты нәтиҗәсендә себер татарларында хәтта азык-төлек кебек үтә консерватив өлкәдә дә үзгәрешләр барлыкка килә.

Профессиональ милли мәдәният тә себер татарлары арасында зур роль уйный башлый. XIX–XX гасыр чикләрендә Көнбатыш Себергә Казаннан һәм татралар күп яшәгән башка шәһәрләрдән басма китаплар, газета-журналлар килеп тора. Томск шәһәрендә 1912-1913 елларда татар телендә «Сибирия» дигән газета чыгарыла. Әле 1920-30 елларда да Көнбатыш Себердә татар телендә 9 газета чыгып килә. Мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту күпчелек очракта Идел-Урал ягыннан килүчеләр кулында булган булса кирәк.

Димәк, XIX йөзнең икенче яртысында — XX йөзнең башларында себер татарлары Идел-Урал буе татарлары белән бер информацион-мәдәни кысада яшиләр. Фәндә исә мәдәни мохитның шундый уртаклыгы милләт булып яшәүнең төп билгеләреннән санала. Шуңа күрә себер татарларында аерым этник аң формалашмый да. Көнбатыш себердәге татарлар үзләрен беркадәр аерып карасалар да, чынлыкта ул төбәкчелек характерындагы исем генә.

Билгеле, себер татарлары белән Идел-Урал буе татарлары арасында этник элемтәләр XVII–XX йөзләргә генә кайтып калмый, аларның «очы» чал тарихка барып тоташа. Бу — үзенә аерым һәм зур мәсьәлә.

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*