tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Талия Миңнуллина: KazanSummit-2022 форумын киләсе елның маенда үткәрү күздә тотыла
Талия Миңнуллина: KazanSummit-2022 форумын киләсе елның маенда үткәрү күздә тотыла

Талия Миңнуллина: KazanSummit-2022 форумын киләсе елның маенда үткәрү күздә тотыла

KazanSummit-2022 форумын киләсе елның маенда (Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү белән бер үк вакытта) үткәрергә тәкъдим ителә. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «12 кат» проекты кысаларында «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Без хәзер форумның датасы хакында фикер алышабыз», – диде ул.

Аның сүзләренчә, датаны сайлаганда исәпкә алырга кирәкле берничә момент бар. Аерым алганда, бу – изге Рамазан ае, аңа кадәрге һәм аннан соңгы ике атна (бу вакытта кешеләр сәяхәт итәргә әзер түгел).

«Минем уйлавымча, әгәр киләсе елда форумны зур бәйрәм – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы белән бер үк вакытта үткәрсәк бик яхшы булыр иде. 21 майда юбилей тантаналары көтелә, саммит кунаклары да әлеге тантанада катнаша алыр иде. Ягъни саммитны бу датага кадәр яки аннан соң үткәрү нияте бар. Без оештыру комитетына әлеге вариантны тәкъдим итәчәкбез, шуннан соң инде җитәкчелек тиешле карар чыгарачак», – дип искәртте Миңнуллина.

2022 елда саммит кысаларында World Halal Day чарасы да узачак. «Бу – бөтен дөньядан хәләл секторы белән бәйле эшлекле бергәлек җыела торган зур чара. Аларның штаб-фатиры Сингапурда урнашкан, шулай да алар аны ел саен төрле илләрдә үткәрә. Заявка кампаниясе нәтиҗәләре буенча Россия 2022 елда әлеге чараны үткәрү хокукына ия булды. Форумның югары дәрәҗәләрдә бик яхшы эшлекле элемтәләре бар, бу безнең мәйданчык өчен яхшы нәтиҗә бирер дип өметләнәбез», – диде Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*