tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 5 проект авторы «Үз телем» конкурсы грантларына ия булды
5 проект авторы «Үз телем» конкурсы грантларына ия булды

5 проект авторы «Үз телем» конкурсы грантларына ия булды

Казанда татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» конкурсына йомгак ясадылар. Гомуми приз фонды 1 миллион сум тәшкил итте – 5 проект авторлары грантларга ия булды, дип хәбәр итте бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Азат Абзалов.

Җиңүче проектлар арасында – сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-проект, яшь натуралистның «Яшел китап» өстәл китабы, «Ник? Нигэ? Ник алай?» сабыйлар өчен энциклопедиясе, татар теле комикслары һәм «СкайТат» онлайн-клубы. Конкурска барысы 146 эш килде, шуларның 26-сы сынау этабына узды, дип сөйләде А.Абзалов.

Августта шулай ук татар телен өйрәнүне популярлаштыруга багышланган «Саумы, Казан» шәһәр турында хикәяләр конкурсына йомгаклар ясалачак. Гаризалар кабул итү 31-нче июльдә төгәлләнде. «Жюрига барлыгы 121 эш тәкъдим ителде, шуларның 51-е – татар телендә, 70-е – рус телендә. Конкурста катнашучылар географиясе Казан белән генә чикләнмәде, гаризалар шулай ук Төркиядән, Кырымнан, Австралиядән, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килде», – дип билгеләп үтте Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы. Жюри барлык эшләрне 25-нче августка кадәр өйрәнә, йомгаклар 30-нчы августта ясалачак. Хикәяләрнең иң яхшысы махсус китапта бастырылачак.

Камилә Гобәйдуллина

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*