tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “Татар конгрессында эшләү ул – яшәү рәвеше”
Данис Шакиров: “Татар конгрессында эшләү ул –  яшәү рәвеше”

Данис Шакиров: “Татар конгрессында эшләү ул – яшәү рәвеше”

2020 елның  сентябрь аенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына яңа җитәкче булып Данис Шакиров билгеләнде. Аңа кадәр Данис Фәнис улы беренче урынбасар булып хезмәт куйган иде. Бүген татар конгрессы җитәкчесе яңа вазифадагы тәэсирләре белән бүлеште. Тиздән  “Татарстан” журналы битләрендә әлеге язма белән сез дә таныша алачаксыз.

“Татарстан” басмасы журналисты Нияз Әхмәдуллин белән әңгәмә барышында август аенда кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе», аның төзүчеләре турында, Татарстанда татар теленең кулланылышы, республикабызның уку йортларында татарча белем бирү, бүгенге көндә татар телен һәм мәдәниятен үстерү өчен гамәлдә булган дәүләт программалары, Татар конгрессының еллык планнары һәм милләтебез үсешенә кагылышлы башка мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Үз чиратында Данис Фәнис улы татар мохите белән тирәнтен таныш булуын һәм татар конгрессында эшләү ул беренче чиратта яшәү рәвеше икәнен ассызыклап узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*