Мөхтәрәм Фәрит Шамил улы!Бөтендөнья татар конгрессның Милли Шурасы һәм шәхсән үзисемемнән Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм.Без Сезне фидакарь җанлы, татар халкының күңелен бөтен нечкәлегебелән сизгән, аның кайгыларын, шатлыкларын тоеп яшәгән аксакал,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татарконгрессының Милли Шура әгъзасы буларак беләбез.Озак еллар дәвамында Мәскәү өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятен җитәкләп туган телебезне, мәгърифәтебезне һәм мәдәниятебезне үстерү һәм саклауда фидакарь хезмәт куясыз. Төбәгегездәузучы күпсанлы милли-мәдәни чаралар, Сабантуйлар һәм иҗади бәйгеләр –барысы да Сезнең тырышлык нәтиҗәсе. Милли күтәрелеш елларында Мәскәү өлкәсендә беренчеләрдән булып халкыбыз мәнфәгатьләрен саклау юлында иҗтимагый эшчәнлегезне башлап җибәрдегез һәм бүгенге көндә дә халкыбызга хезмәттә. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләтебезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезгә бик рәхмәтлебез.Мөхтәрәм Фәрит Шамил улы! Юбилеегыз белән тагын бер кат ихластәбрикләп, киләчәктә дә милләтебез өчен ышанычлы таяныч, гореф-гадәтләребезне саклап, мәгърифәт таратучы булып калырсыз дип ышанам.Аллаһы Тәгалә Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле һәмбәрәкәтле тормышлар насыйп итсен!Олы ихтирам белән,Татарстан РеспубликасыПремьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессыныңМилли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев



 
					
				