tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исәнбайда «Күңел чишмәләре» әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы очрашуы узды
Исәнбайда «Күңел чишмәләре» әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы очрашуы узды

Исәнбайда «Күңел чишмәләре» әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы очрашуы узды

Исәнбай авыл мәдәният йортында “Күңел чишмәләре” әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы очрашуы узды.

Шагыйрә, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы, күп санлы китаплар авторы Әлфирә Низамова кичәне төбеннән үк уйлап бик эчтәлекле итеп әзерләгән. Берләшмәгә өч яңа әгъза кабул ителде. Яшьләр булуы куандырды.

Җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган җылы очрашу язгы көннәрдә тагын илһам бирде, канатлар куйды. Шул канатларыбыз каурый каләм булып, иҗат итсә иде. Күңел чишмәләрен саекмый яшәтергә язсын.

Чыганак: agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*