tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге гамәл
Изге гамәл

Изге гамәл

6 июнь көнне, Курган өлкәсе Шадрин районы Йолдыз авылына эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев янгыннан исән калган авыл кибетенә дә кереп чыкты. Гомер-гомергә авыл кибетләрендә халыкка язып бирү, ягъни бурыч дәфтәре саклана. Заманында, фәкыйрь киеменә киенеп хәлле кешеләр рамазан аенда савап булсын дип, садака итеп ишле гаиләләрнең бурычларын каплый торган була.

Милли Шура рәисе дә шул дәфтәр турында кызыксынып сатучыдан сорады. Бу авыл кибетендә дә бар андый дәфтәр. Авыл халкының кибеткә 53000 сумнан артык бурычы бар икән. Иң күп бурычлы кеше, күп балалы гаиләнең 18000 сум түлисе бар. Тагын кайсыныңдыр 15000 сум. Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев белән бергә булган Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков, эшмәкәр Марат Исламов узара килешеп әлеге 53000 сумнан артык бурычны бүлешеп түләделәр. Аллаһ кабул итсен.

Бүгенге көнгә, 7 июньгә, Йолдыз авылы халкының бурыч дәфтәрендәге сумма нольгә әйләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*