tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кабан күле яр буенда фламенко буенча остаханә узачак
Кабан күле яр буенда фламенко буенча остаханә узачак

Кабан күле яр буенда фламенко буенча остаханә узачак

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кысаларында 5нче август көнне, 19:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда (йөзеп йори торган сәхнәдә) фламенко буенча остаханә узачак. Испан бию буенча дәресне остаз, «El Deseo» фламенко мәктәбе җитәкчесе – Гөлсинә Галимуллина үткәрәчәк.

Танылган испан биюе фламенко – ул кабатланмас грация, көчле энергетика, дәртле хис-кичерешләр һәм матурлык. Барыгызны да көтеп калабыз, үзегез белән яхшы кәеф алырга онытмагыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*