tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Шәмаил Art. Татар каллиграфиясе һәм заманча рәсем сәнгате» дәресләре була
Казанда «Шәмаил Art. Татар каллиграфиясе һәм заманча рәсем сәнгате» дәресләре була

Казанда «Шәмаил Art. Татар каллиграфиясе һәм заманча рәсем сәнгате» дәресләре була

24 сентябрь 11.00 сәгатьтә «Шәмаил Art. Татар каллиграфиясе һәм заманча рәсем сәнгате» курсы була. Чара Заманча сәнгать галереясендә узачак.

«Күргәзмә буенча экскурсияне Татарстан Сынлы сәнгать музееның гыйльми сәркатибе Гөлнара Мансурова үткәрә. Рәссам, сәнгать белеме кандидаты Рөстәм Шәмсутов заманча гарәп-график сәнгатенең стилен һәм юнәлешләре турында, әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш татар шәмаилләре үзенчәлекләре һәм тугралар сәнгате турында сөйләячәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте.

Шулай ук курста Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова шәамил сәнгате үсеше тенденцияләр турында бәян итәчәк, диелә хәбәрдә.

Курслар түләүсез, анда һәркем катнаша ала. Катнашучыларга шушы сылтамага басып теркәлү сорала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*