tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар кызы” бәйгесенең иҗади туры узды
Казанда “Татар кызы” бәйгесенең иҗади туры узды

Казанда “Татар кызы” бәйгесенең иҗади туры узды

Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Татар кызы” бәйгесенең иҗади этабы узды. 25нче август көнне Бөтендөнья татар конгрессында  проект ярымфиналының ачылышы һәм Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә конкурсның интеллектуаль туры узды.

Бүген исә катнашучылар моңлы җырлар башкардылар, жюри әгъзаларына дәртле халык биюләре тәкъдим иттеләр, музыкаль инструментларда уйнадылар, нәфис сүз осталары буларак үзләрен күрсәттеләр.

Жюри әгъзалары Чиләбе өлкәсе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, “Татар кызы” Халыкара конкурсы дирекциясе Президенты Лена Колесникова, “Татар кызы” конкурсы дирекциясе Башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисты, опера җырчысы Илүсә Хуҗина, Татарстан Республикасының атказанган артисты, “Зөләйлә” төркеме солисты Ләйсән Закирова, Татарстан Республикасының халык артисты, педагог-хореограф Ләйсән Хәмитова һәм “Тәртип” радиосының башкаручы продюсеры Айваз Садыйров булдылар. Алар кызларның чыгышларына профессиональ күзлектән бәя бирделәр.

Иртәгә исә  кызларга аш-су пешерүгә багышланган этапта катнашачаклар, биредә иң оста хуҗабикә сайланачак. Шулай ук “Татар кызы” проекты катнашучыларын тамбур белән чигү буенча мастер-класс һәм  бөтен дөнья татарлары тарихына багышланган лекцияләр көтә.

Исегезгә төшерәбез, “Татар кызы” проектының ярымфиналында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 32 килгән кыз катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*