tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: «Ак Барс» – республикабызның бренды ул
Рөстәм Миңнеханов: «Ак Барс» – республикабызның бренды ул

Рөстәм Миңнеханов: «Ак Барс» – республикабызның бренды ул

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары, тренерлар штабы һәм хезмәткәрләре белән традицион сезон алды очрашуын үткәрде. Очрашу клубның Казандагы базасында узды. ТР Президенты команданың бу сезонда узганына караганда удышлырак чыгыш ясавын теләде һәм Казан клубы – Татарстанның бренды ул, дип белдерде.

«Чемпионат башланыр алдыннан команда белән очрашу, аңа хәер-фатиха бирүгә бәйле күркәм традиция бар. Без анда бу сезон тагын да уңышлырак булачагына ышаныч белдерәбез. «Ак Барс» һәрвакытта да аның белән барысы да исәпләшә торган лаеклы көндәш булды. «Ак Барс» – республикабызның бренды ул. Иң мөһиме – команда рухы, кәеф күтәренкелеге һәм барысының да җай килеп торуы. Проблемалар да, имгәнүләр дә сезне читләтеп үтсен. Барыгызда да сезонның уңышлы булуын телим», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шунысын да искәртик: очрашуда «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бу сезон Казан клубы составында аның профессиональ карьерасында соңгысы булачагы турында рәсми рәвештә игълан итте. Белдерүнең видеосы «Около спорта» телеграм-каналында урнаштырылган.

Тимур Касыймов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*