tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Зиннәтуллин Разил Киров өлкәсе укытучылары белән очрашты
Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Зиннәтуллин Разил Киров өлкәсе укытучылары белән очрашты

Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Зиннәтуллин Разил Киров өлкәсе укытучылары белән очрашты

2023 елда Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы белән берлектә Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек урта мәктәбе базасында татар мәгарифе көне үткәрде. Әлеге чара кысаларында Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе һәм Иске Йөрек урта мәктәбе арасында хезмәттәлек турында килешү төзелде.

Бүген, 10 октябрь көнне, әлеге килешү нигезендә, Иске Йөрек урта мәктәбе  коллективын 17нче татар гимназиясе үзендә кабул итте. Биредә кунакларны гимназия эшчәнлеге белән таныштырдылар, ачык дәресләр үткәрделәр һәм семинар-киңәшмәдә фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу булды.

Шулай ук әлеге чараны үткәрү программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Киров өлкәсеннән килгән укытучылар белән түгәрәк өстәл дә оештырылды.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Зиннәтуллин Разил  сәламләде. Ул укытучыларны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды.

Чарада мәдәният буенча баш референты Галимова Ләйсән Илгиз кызы да катнашты.

Очрашу барышында укытучылар һәм укучылар өчен үткәрелгән: Бөтенроссия «Татар теле дәресенең методик эшләнмәләре», Бөтенроссия «Шәхес» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре, VII Халыкара «Җәлил укулары», «Шәҗәрә – моя родословная» Бөтенроссия бәйгесе һ.б. турында мәгълүмат бирелде.

Разил Ринат улы әлеге бәйгеләрдә актив катнашырга чакырды.

Моннан тыш, абитуриентлар өчен үткәрелә торган профориентация чаралары турында әйтеп китте. Һәм Бөтендөнья татар конгрессы хезмәттәшлек иткән югары уку йортлары, аларның эшчәнлеге турында да сөйләде.

Очрашудан соң Бөтендөнья татар конгрессы бинасы буйлап экскурсия оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*