«Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру максатыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев Барда төбәгенең «Тол буйлары» телерадиокомпаниясендә булды. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Татарстан делегациясе эш визиты белән Пермь краенда.
Биредә ТР Вице-премьерын оешманың эшчәнлеге белән таныштырдылар. Хезмәткәрләр татар телендә трансляцияләнүче тапшырулар турында мәгълүмат бирделәр.
Илүзә Әбелханова